Казанда яңартылган РКТКД балалар бүлеге ачылачак

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Казанда Шаляпин урамы, 20 йорт адресы буенча Республика клиник туберкулезга каршы диспансерының балалар диспансер бүлеге ачылачак. Бүген баш табиб Алексей Алексеев Татарстан журналистларына яңартылган бинаны тәкъдим итте.

1 893 кв. м мәйданлы бинада балалар диспансер бүлеге, консультатив бүлек, клиник лаборатория бүлеге, рентген-диагностика бүлеге, УЗИ кабинеты һәм юешлекне тикшереп тору кабинеты урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International