Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй ҮРХ капиталь ремонтының нәтиҗәләре белән танышты

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй муниципаль районына эш сәфәре кылды. Сәфәрнең төп максаты – 2018 елда социаль-икътисадый үсешнең йомгакларын ясау һәм 2019 елга бурычлар билгеләү буенча район Советы утырышында катнашу. Сәфәр кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй үзәк район хастаханәсенең капиталь ремонты нәтиҗәләре белән танышты. Капиталь ремонт барышы турында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм Зәй ҮРХ баш табибы Рим Амеров сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International