2019 елның 11 февралендә Федераль техник җайга салу һәм метрология буенча агентлык (Росстандарт) һәм Росстандартның региональ СМҮ (Стандартизация һәм метрология үзәге) Бөтендөнья авыру көненә багышланган (World Day of the Sick) «Ышан! Сәламәт бул!» Бөтенроссия социаль (хәйрия) акциясен уздыра. Акциянең максаты – Россия халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен тонометрларның төгәллеген даими тикшерүнең мөһимлеген җиткерү.
Акция 2019 елның 11 февралендә 9:00 сәгатьтән башлап 17:00 сәгатькә кадәр Казан шәһ., Журналистлар ур., 24 йорт (конференц-зал, 4 кат) адресы буенча узачак.