БРКХ белгечләре эш визиты белән Арча шәһәренә килеп киттеләр

2019 елның 2 феврале, шимбә

Көннең беренче яртысында табиблар укучыларны карап тикшерделәр. Медицина бригадасы составына: табиб-педиатр, табиб-эндокринолог, табиб-аллерголог, УЗИ табибы һәм табиб-кардиолог керделәр. 60тан артык бала медицина тикшерүе узды, 25тән артык йөрәккә УЗИ тикшерүе үткәрелде. Көннең икенче яртысында төрле яшьтәге укучылар белән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш алып барылды; БРКХнең оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Альмира Мостафаева һәм БРКХнең Сәламәтлек үзәге җитәкчесе Гүзәл Яруллина дөрес, балансланган һәм файдалы яшәү рәвешен ничек алып бару турында лекцияләр укыдылар һәм презентацияләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International