Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары 8176 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 967 чакыру. Бәхетсезлек очракларына медиклар 773 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 34 тапкыр. Бу ЮҺДдә 31 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 19 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 58 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6645 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 58, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 189.