Бу көннәрдә Казанда уза торган «Нейрохирургия буенча югары технологияле медицина ярдәме» конференциясендә катнашучылар делегациясе Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. «Федераль нейрохирургия үзәге» ФДБУ (Төмән шәһәре) баш табибы, профессор Альберт Суфианов җитәкчелегендә делегатлар клиниканың структур бүлекчәләре белән таныштылар.
Кунаклар өчен таныштыру экскурсиясен БРКХ баш табибы Айрат Зиатдинов үткәрде. Делегатлар кабул итү бүлеген, реанимацион консультатив үзәкне, ангиография, компьютер томографиясе, кардиохирургия бүлеген, кардиохирургия һәм нейрохирургия операцион блогын, яңа туган балаларның реанимациясе бүлеген карадылар. «Роналд Макдоналд йорты» гаилә кунакханәсендә кунаклар йортта яшәүчеләр – БРКХдә дәваланучы ата-аналар һәм балалар белән аралаштылар.