4 һәм 5 февральдә «Без бергә» пациент-волонтер оешмасы ТР ССМ Республика кан үзәге белән берлектә паллиатив пациентлар өчен кан җыю буенча «Андрей» хәйрия акциясен үткәрәчәк.
Яман шештән үлгән Андрей Протасның тол хатыны Алла Протас онкологик авыручы татарстанлыларга булышлык акциясенең инициаторы булып тора. Аның ире донор каны ярдәмендә өстәмә берничә ай яши алды. Акция аның хәтеренә һәм хәзер үк канга мохтаҗ булган барлык кешеләргә багышланган. 2018 елда кан тапшырырга 296 донор килде, 96 литр кан һәм аның компонентлары җыелган иде. 4 һәм 5 февральдә 7.30 сәгатьтән башлап 13.00 сәгатькә кадәр битараф булмаган барлык кешеләрне Җиңү Проспекты ур., 85нче йорт адресы буенча көтәләр.
Кирәкле шартлар: 18 яшьтән олырак һәм 50-53 килограммнан артык авырлыкта булу. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Донорларга карата таләпләр белән Кан үзәге сайтында танышырга мөмкин (https://rckrt.ru/).