Казанда куркынычсыз йөртү осталыгына, шул исәптән чикләнгән киңлектә, 300 шоферны укытачаклар. Татарстан Республикасында ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр өчен тренингларны Ford Sollers компаниясе белән партнерлыкта «Куркынычлыктан башка хәрәкәт» эксперт үзәге оештырдылар. Дөньякүләм дәрәҗәле экспертлар тарафыннан махсус автомобильләр транспортының йөртүчеләре өчен махсус эшләп чыгарылган укыту медицина ярдәмен күрсәтү хезмәтенең сыйфатын яхшыртырга һәм өстәмә иминлек белән тәэмин итәргә булышачак. Тренингларның интенсив программасы теоретик һәм гамәли дәресләрне тәшкил итә.
Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көне кысаларында Чирмешән ҮРХнең белгечләре ВИЧ-йогышын профилактикалау мәсьәләләре буенча район халкының белемнәрен арттыруга һәм яшьләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән лекцияләр үткәрделәр. Шулай, Чирмешән саласында хастаханә хезмәткәрләре «Әкият» балалар бакчасы белгечләренә анкеталаштыру оештырдылар. Моннан тыш, районның яшьләр ял үзәгендә медицина профилактикасы буенча табиб Минегулова З.М. доклад белән чыгыш ясады, анда 10-11 сыйныф укучыларына ВИЧ-йогышы таралуга китерә торган факторлар турында һәм авыру проблемасына карата җиңел карау мөнәсәбәтенә каршы торуның кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук «Мәрхәмәтле йөрәк» җәмгыятендә күп функцияле үзәктә белгечләр алга таба анкеталаштыру белән әңгәмә үткәрделәр.
ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков эш визиты белән Лаеш районына килеп китте. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ҮРХ баш табибы Елена Коробова аны озатып йөрделәр. Визит кысаларында алар Столбище табиб амбулаториясендә булдылар, анда бүлмәләрне карап чыктылар һәм пациентларга медицина ярдәмен күрсәтү шартлары белән таныштылар, шулай ук оешманың хезмәткәрләре белән аралаштылар. Моннан тыш, Марат Садыйков Комлы Кавал саласының табиб амбулаториясендә булды, анда яңа бинаның төзелеш барышы белән танышты, һәм Кирби авылында урнашкан «КМИЗ ЛУЧ» дигән бер тапкыр кулланыла торган стериль медицина инструментларын җитештерү буенча заводка килеп китте.
Чистай Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрнең хәтер көненә туры китерелгән Бөтенроссия ТУКТА ВИЧ/СПИД акциясендә катнашты. ВИЧ-йогышының таралуы мәсьәләсенә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максаты белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика СПИД үзәге һәм «Профилактика һәм инициатива» РҖО «Казан-Яшел Үзән-Чистай-Казан» автомобильләр ярышын оештырдылар. Кичә бөтен теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уза алсын өчен күчмә мобиль комплексы Чистай медицина училищесы территориясендә туктады. Акция барышында үзләренең ВИЧ-статусын 115 кеше белде.
«Сәламәт мәктәп» - балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга күндерүгә һәм үзләренең сәламәтлекләрен югары бәяләү мөнәсәбәтенә ияләштерергә юнәлдерелгән профилактик акция ул. Бу акция кысаларында медицина учреждениеләренең табиблары һәм белгечләре Казан шәһ. Яңа Савин районының 179 номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары өчен лекция үткәрделәр.
Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә һәлакәтләр медицинсы хезмәтенең катнашуында механик травма белән зыян күргәннәрнең масса-күләм керүләре вакытында махсуслаштырылган медицина ярдәменең бригадасы һәм табиб-шәфкать туташлары бригадалары хәрәкәтләренә багышланган укулар узды.
Түбән Камада Бөтендөнья артериаль гипертония көненә туры китерелгән «Үзеңнең кан басымыңны бел» профилактик акциясе узды. Медицина профилактикасы үзәгенең һәм Сәламәтлек үзәгенең белгечләре инфарктларны һәм инсультларны профилактикалау турында халыкка искә төшерер өчен түбән кама базарына чыктылар.
Казанда «Балачак дөньясы» дигән махсуслаштырылган күргәзмә уза. Ел саен чара балаларны, аларның ата-аналарын һәм булачак әниләрне, шулай ук балалар өчен товарларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең җитештерүчеләрен һәм тәэмин итүчеләрен бер мәйданчыкта җыя. Гадәттәгечә күргәзмәдә республика медицина учреждениеләренең экспозицияләре тәкъдим ителгән. Ике көн дәвамында балалар сәламәтлегенең, үсешенең һәм тәрбиясенең көнүзәк мәсьәләләре буенча конференцияләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк.
Балалар республика клиник хастаханәсенең хезмәткәрләре тарафыннан мобиль үзәктә балаларны тикшерүләр үткәрелә, лекцияләр һәм практик чаралар уздырыла.
Беренче көн эчендә БРКХ сәламәтлекнең мобиль үзәгендә учреждениенең белгечләре 150дән артык балага тикшерүләр уздырдылар: канда шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен билгеләүне, физик үсешнең дәрәҗәсен билгеләүне, сулау функциясенең һәм йөрәк эшләвенең хәлен, авыз куышлыгын бәяләүне.
Күргәзмәләр комплексының лекция залларында эндокринология, гинекология, урология профильләрендәге белгечләр лекцияләр үткәрделәр һәм яшь тыңлаучыларга сәламәт яшәү рәвеше темасына белемне арттыру фильмнарын күрсәттеләр.
Күргәзмәне үткәрүнең бөтен көннәрендә сәламәтлекнең мобиль үзәге эшләячәк. Шулай ук алдагы көннәрдә «Күкрәк сөте белән ашатуга дәлилләү» дигән йөкле хатын-кызлар өчен сәламәтлек мәктәбенең дәресләре үтәчәк.
Бүген Республика кан үзәгендә «Игелекнең ункөнлеге» кысаларында «Игелекле Казан» иҗтимагый оешмасы, «Мин – ТР Доноры» - Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Йөрәгеңнең җылысы белән уртаклаш» дигән донор акциясе узды.
Акциядә 100дән артык шәһәр кешесе катнашты. Бөтен донорлар чарада катнашу истәлеге итеп тематик сувенирлар алдылар. Үткәрелгән акция нәтиҗәсендә банк 41 литр кан белән тулыланды.
Казанда Бөтенроссия «ТУКТА ВИЧ/СПИД» акциясе бишенче тапкыр үткәрелә, акциянең төп максатчан аудиториясе – элеккечә үк яшьләр һәм, беренче чиратта, һөнәри белем бирү оешмаларының һәм югары белем бирү оешмаларының студентлары, шулай ук гомуми белем бирү оешмаларының өлкән класс укучылары.