ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2018 ел
сишәмбе

Изге Рамазан ае 15 майда башлана һәм 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк, ә аның белән ураза – мәҗбүри ризыктан тыелып тору вакыты. Нинди авыру вакытында уразага керү ярамый һәм мөселманнарга үзләренең сәламәтлекләренә зыян китермәс өчен ничек уразаны тотарга?

Бүген, Халыкара гаилә көнендә, Республика клиник хастаханәсендә Татарстан Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән Котлау адреслары тапшырылды. Киамовлар һәм Акиншиннар гаиләләре бәхетле парлар булдылар. Сабыйларның гаиләләре белән бергә бу бәхетне РКХ Перинаталь үзәгенең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – акушерлык-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары И. Р. Галимов, яңа туган балалар өчен бүлекнең җитәкчесе А. Р. Идиятуллина һәм бүлекләрнең шәфкать туташлары уртаклаштылар. Бәхетле әти-әниләр бәхет нигезе – мәхәббәт дип, саныйлар. Бүген романтик парлар икенче балалары белән чыктылар – Киямовлар гаиләсендә икенче кыз туды, Акиншиннар гаиләсендә малай – дүрт яшьлек кызлары өчен кече энекәш туды. Беренче документны – туу турында таныклыкны –  тапшыру тантанасын Идел Буе районы буенча ЗАГС идарәсе бүлегенең баш белгече В. Н.Хәбибуллина үткәрде.

Бүген Бөтенроссия «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында узучы «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы Яшел Үзәндә туктап алды. Күчеп йөрүче мобиль комплекста барлык теләүчеләр ВИЧ-йогышына аноним түләүсез тест уза, шулай ук Республика СПИД үзәгенең белгечләреннән консультация ала алдылар. Акция барышында үзләренең ВИЧ-статусын 103 кеше белде. Исегезгә төшерәбез, автомобильләр ярышының оештыручылары –  Татарстан Республикасының «Профилактика һәм инициатива» региональ иҗтимагый оешмасы белән бергә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика СПИД үзәге.

 

2018 елның 17 маеннан башлап 19 маена кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә үзәгендә «Балачак дөньясы. Казан» дигән махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Ел саен чара балаларны, аларның ата-аналарын һәм булачак әниләрне, шулай ук балалар товарларын сату һәм хезмәтләрен күрсәтү буенча җитештерүчеләрне һәм тәэмин итүчеләрне бер мәйданчыкта җыя. Күргәзмәдә сөт продуктлары һәм балалар ризыгы, подгузниклар, гигиена чаралары, күкрәк белән ашату өчен товарлар, балалар әдәбияты, үстерү өчен уеннар, дөнья-күләм җитештерүчеләрдән балалар өчен медицина препаратлары һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителәчәк.

Бу көннәрдә республика районнарында «Сәламәтлек – 2018» дигән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмкәткәрләре Спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары узды. Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Тукай һәм Теләче районнарының медицина хезмәткәрләре Тукай районына килделәр, ә Тәтештә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының командалары көч сынаштылар. Иң төрле медицина белгечлекләренең вәкилләре алты спорт төре буенча: җиңел атлетика, шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон һәм аркан тарту буенча үзләрен сынап карый алдылар.

V Халыкара «Медицина  белеме: ХХI гасыр буынының сайлавы» уку-методик конференциясе Казанда булды. Бишенче тапкыр Казан медицина университеты студентларны-медикларны укыту сыйфатының мәсьәләләре турында фикер алышу, тәҗрибә һәм эшнең яңа нәтиҗәләре белән уртаклашу максаты белән дөньяның әйдәүче университетларының белгечләрен җыйды.

9 июньдә хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәүче онкологларының түләүсез консультациясен үтә алачаклар. Быел «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясе бишенче юбилей тапкыр узачак. Консультацияләр 10.00 сәгатьтән башлап 16.00 сәгатькә кадәр «Мега» сәүдә үзәге  җирлегендә үткәреләчәкләр. Сөт бизенең яман шеше хатын-кызларның бөтен онкологик авырулары арасында беренче урында тора. Вакытында диагностикаланган I–II стадияләрдә яман шеш 90-95% очракта дәвалана. «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясенең төп бурычы –  сөт бизе авыруын профилактикалау һәм вакытында диагностикалау өчен ел саен планлы тикшерүнең  кирәклеге турында хатын-кызларга сөйләү.

Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсендә Халыкара шәфкать туташлары көненә туры китерелгән Бәйрәм концерты узды. Бүген учреждениедә 693 шәфкать туташы хезмәт итә, алар пациентларга көндәлек процедураларны һәм бәйләүләрне үтәп, мәрхәмәтле сүз һәм елмаю белән хуплап, авыру белән көрәшергә булышалар. Котлау сүзендә учреждениенең баш табибы Зөфәр Нәсретдинов хезмәткәрләргә даими һөнәри үсеш, уңышлар һәм сәламәтлек теләде. «Сезнең белемнәрегез, сәлатегез, тырышлыгыгыз һәм фидакарьлегегез  аркасында гына пациентның терелүе кебек могҗиза тормышка ашырыла», – дип, котлауларга кушылды клиник-экспертлык эше буенча баш табибының урынбасары Рәдиф Вәлиуллин. Шәфкать туташлары коллективын үзешчән сәнгать номерларын хәзерләгән хезмәттәшләре генә түгел, шәһәрнең иҗади коллективлары да котладылар.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узды.

Очрашу барышында «IC Holding» идарәсенең әгъзасы һәм башкарма советының башлыгы Фырат Чечен «IC Holding» үсеш тарихы һәм иң зур инфраструктур проектлары, шул санда Россия территориясендә тормышка ашырылган проектлары турында сөйләде. Яклар хезмәттәшлек өчен мөмкин булган юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Бу көннәрдә Татарстан башкаласында V юбилей халыкара маммопластика мәктәбе уза. Өч көнгә Казан сөт бизенең реконструктив, пластик һәм эстетик хирургиясендә камиллеккә омтылган хирурглар-маммологарның, онкологларның һәм пластик хирургларның очрашу урыны булды. Мәктәп эшендә  Россиянең 30 регионыннан һәм БДБ илләреннән 500дән артык кеше катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International