ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Евгения Яков кызы Маслова, бу кечкенә һәм нәфис хатын, һәрвакыт 40 килограммнан аз гына артык тартты. Аңа карап, аңа 100 яшь дип, ышанып булмый. Аларның яртысын казан табиб-офтальмолог Республика клиник хастаханәсенең күз бүлегендә эшләде. Үзенең пациентлары турында ул хәзер дә сәгатьләп сөйли ала. Бөек Ватан сугышы турында искә төшерергә яратмый. Сызлап бетмәгән әле.

Бөтен Россия Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73нче еллыгын билгеләде. Безнең илебез өчен бу дата аерым бер мәгънәгә ия. Иң кызыклы чараларның берсе «Үлемсез полк» йөреше. Меңләгән кеше колоннада сугыш геройларының фоторәсемнәре белән узды. Республика медицина берләшмәсенең вәкилләре актив катнаштылар. Акциядә  ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аппаратының хезмәткәрләре, медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаштылар. Билгеләргә кирәк, «Үлемсез полк» йөреше Казанда гына түгел, ләкин республиканың төрле шәһәрләрендә һәм районнарында узды.

11–12 майда «Казан Ривьерасы» ККда Казан маммология форумы-2018  булачак. Анда Рссиядән һәм БДБ илләреннән иң яхшы табиблар һәм экспертлар сөт бизен яман шешен диагностикалау һәм дәвалау көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышырга җыелачаклар. Форумга 300 артык белгеч киләчәк: онкологлар, нур терапевтлары, химиотерапевтлар, маммологлар, радиологлар, патоморфологлар, хирурглар һәм башка чиктәш белгечлекләрнең белгечләре.


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың медицина җәмәгатьчелеге исеменнән һәм үземнән шәхсән безнең илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлеш өчен Сезгә рәхмәт белдерәм.

Бу көннәрдә Бөек Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган күп чаралар узалар. Аларның һәрберсе, зуры мы, яисә кечкенәсе ме, сугыш елларында Җиңү көнен җакынайткан кешеләрнең йөрәкләрендә үз эндәшуен  таба.

Бүген, Бөек бәйрәм – 9 май алдында бөтен Республика медицина учреждениеләрендә  стационар дәвалауда булучы ветераннарны тәбрик иттеләр.

Ветераннар өчен бүләкләр – зур күләмдә азык-төлек җыелмалары хәзерләнде. Ветераннар һәм аларның туганнары күрсәтелгән игътибарга күңелле гәҗәпләнделәр һәм бөтен совет халкының батырлыгын онытмаган кешеләргә рәхмәт белдерделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгын бәйрәм итү алдында Казан шәһ. «Сугыш ветераннары өчен госпиталь» ДАССУда стационар дәвалауда булучы ветераннар өчен татнтаналы чара булды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры М.Н. Садыйков, Татарстан Республикасы сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннарының (ивалидларының) җәмәгать оешмасы комитетының рәисе А.Г. Юлашев, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) җәмәгать оешмасы республика советының рәисе урынбасары Е.М. Вайнер катнаштылар.

Гадәттәгечә, рәттән дүртенче ел инде, Медицина университеты клиникасының коллективы «Солдат ялга туктавы» исеме астында, Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чара уздырды. Клиниканың хирургия корпусы территориясендә ветераннар, клиника коллективы һәм пациентлар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Гадәттәгечә бәйрәм тушенка белән чын солдат боткасына дегустация ясап озатылды.

Билгеләргә кирәк, Бөек Ватан сугышы елларында шушы корпус  2778 номерлы эвакогоспитальгә яңадан җиһазландырылган иде.

Медицина университеты клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфутдинов сүзләре буенча, шундый чара шул бөек елларга, безнең халкыбызның Бөек батырлыгына үз мөнәсәбәтен күрсәүдә хезмәткәрләрнең бөтен хис дәртләрен гамәлгә ашырырга рөхсәт итә.

«Бөек Ватан сугышына катнашмаган якыннары булган хезмәткәрләр клиникада бер дә юк. Талантлы хезмәткәрләр бездә шундый күп һәм шушы чарада алар бөтенесе дә зур ләззәт белән катнашулары бик күңелле»,– дип билгелде учреждение җитәкчесе.

12 майда үз һөнәри бәйрәмен Җирдә иң шәфкатьле һөнәрнең вәкилләре – шәфкать туташлары билгеләп үтәләр. А бу Көннең һәм бөек Җиңү көне алдында җиде медицина учреждениесеннән дүрт кешене тәшкил иткән җиде команда «Игелекле йөрәкләр һөнәре» конкурс программасында катнашты. Алар үз кечкенә җиңүләрен нефть төбәгенең бөтен халкына, пациентларга, коллегаларга – җиңүгә рухландыручыларга, һәм үзләренә багышладылар.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

«МЕГА» сәүдә үзәгендә 9 июньдә Казанда яшәүче хатын-кызлар әйдәүче татарстан онкологларынан түләүсез  консультация ала алачаклар. «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән проект республика башкаласында бишенче тапкыр уза, һәм хатын-кызларны үз сәламәтлекләренә игътибар итәргә һәм сөт бизе авыруларына хәзерге заман диагностикасын үткәрергә чакыра.

13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Республика башкаласына Россия һәм БДБ илләренең 30 регионыннан 450 белгеч килеп җыелачак – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар. Реаль вакыт тәртибендә операция бүлмәсеннән сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, интерактив лекцияләр сериясе узачак. Анда чит ил һәм россия экспертлары шушы юнәлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International