ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Ашыгыч медицина ярдәме табибларының казан мәктәбе узды. Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 артык ашыгыч медицина ярдәменең табибы, фельдшеры, шулай ук Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге хезмәткәрләре көчле коронар синдромның клиникасы һәм диагностикасы, һәм госпитальгә кадәр этапта ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү турында фикер алыштылар. Очрашуда М. Ф. Владимирский исеменендәге Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институтының ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү кафедрасы вәкилләре катнаштылар.

Европа иммунизация атнасы кысаларында «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ перинаталь үзәгендә вакцинацияләүгә булышлык  акциясе узды. Бу көнне үзенең баласына прививка ясатырга ризалык биргән һәр әни тантаналы чыгару вакытында күңелле сюрпризлар алды: сабыйның беренче прививкалары язылган прививка сертификаты, яңа туган бала артыннан карау буенча җыелма һәм ныклы иммунитет символы буларак яшел тасма.


24
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Яңа үзәк телемедицина технологияләрен куллану белән ярдәм күрсәтәчәк. Әгәр электрон язылу, пациентның шәхси кабинеты, электрон медицина картасы һәм рецептлары, интернет аша табиб консультацияләре, санлы сырхауханә кебек төшенчәләр үзләре турында элек тонык күзаллау бирсәләр, бүген алар инновацион технологияләр белән киләчәк медицина нигезен тәшкил итәләр:  үзара табибларның, табиб һәм пациентның яки аның законлы вәкиленең үзара дистанцион бәйләнешен тәэмин итүче консультацияләрне һәм консилиумнарны үткәрү,  һәм шулай ук пациентның сәламәтлек халәтен дистанцион күзәтү.

26 апрельдә бөек татар шагыйре, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай тууына 132 ел (1886) тула. «Татар Пушкинының» иҗатын бөтен дөньяда ихтирам итәләр. Казанда, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында, шагыйрьнең мини-музее урнашты. Бу – Габдулла Тукай үзенең соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яшькә кадәр берничә көн эчендә, шагыйрь вафат булды.


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына  Шавалиев Рафаэль Фирнаял улы билгеләнде.

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына  Зиатдинов Айрат Илгизәр улы билгеләнде.

ТР Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Казан шәһ. «21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Гайфуллин Рөстәм Фәиз улы билгеләнде.

25 апрельдә 15.00 сәг. Кабан күленең ныгытылган ярында  «Озын гомер адымнары» акциясе узачак. Шәһәрлеләр өчен скандинавия йөреше буенча мастер-класс, ДФК элементлары белән бию дәресе, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруларын беренчел профилактикалау буенча шөгыльләр узачак. Анда хәрәкәт активлыгы, дөрес ашау турында сөйләчәкләр. Шулай ук бөтен теләүчеләргә йөрәк-кан тамырлары системасының параметрларын үлчәячәкләр.

2018 елның 16 апреленнән башлап 22нә кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7918 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1221 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6269 – төрле авыруларга туры килде, аларның 197 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 61 инфаркт.

Казан дәүләт медицина университеты «Яшел каникуллар» дигән балалар программалары студиясе белән бергә «Медицина каникуллар» профильле сменасына 6–8 классларның укучыларын чакыра. Ул 2018 елның 12–26 августында «Глубокое озеро (Тирән күл)» ял базасында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International