Бүген Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында Онкологик пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп узды. Очрашуда сәламәт туклану турында һәм ни өчен дәвалауда һәм төзәлүдә аның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Онкологик авыручыларның күбесе аппетит кимү һәм гәүдә авырлыгын югалту кебек проблемалар белән очраша.
Бүген 17.00 сәгатьтә Республика клиник онкология диспансерында «Музыкаль тарихлар» проекты кысаларында тере музыка кичәсе узачак. Диспансерның пациентлары һәм килүчеләре алдында «Юность» командасы – КДМУ волонтерлары-медиклары чыгыш ясаячаклар, алар совет фильмнарыннан бөтен кешеләр яраткан композицияләрне башкарачаклар.
Олимпиаданың катнашучылары Татарстан Республикасының урта һөнәри медицина уку йортларының укучылары, шулай ук КДМУның дәвалау, педиатрия, фармацевтика факультетларының студентлары булачаклар. Олимпиада татар телле һәм рус телле студентлар өчен үткәрелә. Биремнәр база югары һәм урта һөнәри белемен бирүнең стандарты кысаларында эшләнделәр.
Хәзерге вакытта ревматизм авырулары 100дән артык нозологик формасын исәплиләр, һәм йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авырулардан соң инвалидлык сәбәпләре арасында өченче урында торалар. Ревматоид артрит буенча гына ел саен инвалидлыкны 80 мең авыручы ала, аларның яртысы эшкә яраклы яшьтәгеләр: ир-атлар – 49 яшькә кадәр, хатын-кызлар – 44 яшькә кадәр. Ә ревматизм авырулары белән балалар арасында инвалидлар саны 2000 елдан башлап 24%ка артты.
7 июньдә Казан шәһ. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе узачак.
Быел чара унберенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар чараның җиңүчеләре булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе баш приз буларак автомобиль алуы инде традициягә керде.
Май аенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Республика премиясенең номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылачак. 2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителәчәк: «Сәламәтлек саклауның риваяте», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклауның риваяте» номинациясеннән башка, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.
Финалдагы тавыш биругә бөтен кандидатуралар конкурс комиссиясе әгъзалары белән кертеләләр. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет ачык тавыш бирү юлы белән билгели. Быел җиңүчене билгеләүдә мөһим рольне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында оештырылган интернет-тавыш бирү уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, «Ел Табибы – Ак чәчәкләр» («Белые цветы ») Республика конкурсы 2008 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә. Конкурска исем танылган татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы кешеләргә багышланган бер исемле романы хөрмәтенә бирелгән иде. Әсәрнең үзәк геройларының берсе булган профессор Әбүзәр Таһировны революциягә кадәр табиб практикасыннан бер очрак аны гомер буена шаккаттырды: яшь ярлы хатын баласын дәвалау өчен табиб бернәрсә дә алмаганга төшенкелеккә бирелде. Рәхмәт йөзеннән табиб аңа чәчәкләр генә китерергә сорады. Шул мизгелдән профессор өчен гади ак чәчәкләр медицина һөнәрендә чисталык һәм риясызлык символына әйләнделәр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурс һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә стимулларны, медицина хезмәткәре һөнәренең иҗтимагый абруен арттырырга чакыра. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклавында медицина хезмәткәрләренә Республика премиясен бирү якты истә калырлык вакыйга булып тора.
Татарстанда икенче ел ВИЧ-йогышлар белән авырулар санының 5,9%ка кимүе билгеләнә. Моның турында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында ТР сәламәтлек министры Марат Садыйков белдерде. Утырыш 2016–2017 елларда гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен оештыру, ВИЧ-йогышларын, вируслы В һәм С гепатитларын профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыруга багышланган иде.
26 апрельдә 15.00 сәг. онкология диспансеры җирлегендә «Без бергә» АКБО белән бергәләшеп Пациентлар һәм аларның якыннары өчен сәламәтлек мәктәбе узачак. Очрашуда лимфомалар диагностикасына һәм аларны дәвалауга багышланган мәсьәләләр турында, шулай ук дженериклар һәм биоаналоглар нәтиҗәлелеге турында фикер алышачаклар. Мәктәп чикләрендә ТР ССМ РКОДның химиотерапия 2 бүлеге мөдире, химиотерапия клиникасының җитәкчесе Алексей Кузьмин белән очрашу булачак.
Үңәчнең яман шеш белән зарарлануы еш патологияләрдән берсе була – бөтен шешләрнең 80–90 % тәшкил итеп, рак белән авырулар санының структурасында үңәчнең яман шеше 9нчы урында тора. Татарстан Республикасында 2017 елда үңәчнең яман шеше онкология белән авыручылар гомуми саныннан 1,9% тәшкил итте.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең кардиологлары һәм терапевтлары алдында м.ф.д, профессор, Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе кафедрасының мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Альберт Галявич лекция белән чыгыш ясады.
«Табиб Комаровский мәктәбе» тапшыруын күпләр беләләр һәм карарга яраталар. Аның алып баручысы Евгений Олег улы Комаровский – педиатр, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле категория табибы һәм күп санлы фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар авторы. Шул китапларның иң танылганы – «Бала сәламәтлеге һәм аның туганнарының саф акылы» – Россиядә һәм Украинада 30 артык яңадан бастырып чыгарылды.