Казанда торакаль хирургия өлкәсендәге экспертлардан: РФА академигы, Краснодар күкрәк һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе үзәгенең директоры Владимир Порхановтан һәм Санкт-Петербургның баш торакаль хирургы Вадим Пищиктан – берничә күрсәтмә операцияләр узды.
ТКҮРКПХ сайтында Түбән Камада һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр көн саен кешеләр сәламәтлеге сагында торучы хастаханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен калдыралар.
7 мартта 10 сәгатьтән башлап 16 сәгатькә кадәр «МЕГА» сәүдә үзәгендә күкрәкнең яман шешен иртә диагностикалау буенча #минуздым дигән социаль акция узачак.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә медицина советы булды, анда Алабуга муниципаль районы сәламәтлек саклавының 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Республика клиник хастаханәсенең элеккеге табибы-офтальмологы Маслова Евгения Яков кызы 100-еллык юбилеен билгеләп үтә.
Республика клиник онкология диспансерына ISO 9001: 2015 стандарты таләпләренә туры килү сертификатын тапшырдылар.
Уздырылган аудит учреждениедә амбулатор һәм стационар шартларда махсус инновацион онкологик медицина ярдәмен күрсәтү өлкәсендә төзелгән менеджмент системасы стандарт таләпләренә туры килүен раслады.
Яр Чаллыда сәламәтлек саклауның шәһәр тармагы эшенең йомгакларын ясау белән утырыш узды.
Казанда 2017 елның йомгакларына һәм 2018 елның бурычларына багышланган Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәш буенча үзәгендә медицина советы узды.
2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлаулар узачак. Үзәк сайлау комиссиясе булачак президент сайлауларында тавыш бирү процедурасын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән яңалыклар кертте. Хәзер Россия гражданнары, паспорттагы теркәүгә карамастан, теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.
Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен «Сәламәт ир-ат» акциясе узды. Әлеге хезмәт хезмәткәрләре Түбән Кама юлларында төрле һава шартларында дежур торалар һәм барыннан күбрәк артык суыну белән бәйле авыруларга дучарлар. Чараның максаты – ирләргә сәламәтлекләрен саклауга һәм ныгытуга игътибарларын җәлеп итү. Барлык теләүчеләр артериаль кан басымын, буйны, авырлыкны үлчи һәм гәүдә массасының индексын билгели алдылар. Табиб нарколог-психиатр Ирина Жукова һәм табиб-уролог Рәсим Мотыйгуллин ир-атларның авыруларын һәм эчкечелекне кисәтү турында сөйләделәр.