ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда Казанның 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсе эшенә йомгак ясадылар. Чара Казан шәһ.  Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Гайфуллина һәм Казан шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш эпидемиологы Алсу Буланкина катнашуларында узды.

Бүген Казанда Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең Йомгаклау медицина советы ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков катнашуында узды.

1 мартта Зәй үзәк район хастаханәсендә ир-атларда онкология авыруларын кисәтү буенча «Иреңне алып кил» акциясе узачак. Табиблар МҮГ (мәни үзенчәлекле антигены) дәрәҗәсенә, канда холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен тикшерәчәкләр.

2018 елның 1–3 мартларында AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә  академик М. И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VII Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак. Быел симпозиумның темасы – «Торакаль хирургиядә «Модалар».


27
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген КДМУда Россиядә АКШ илчесе Джон Хантсманның рәсми визиты булды. Ул үзенең хатыны Мэри Кэй Хантсман, РФдә АКШ Илчелегенең матбугат-атташесы урынбасары  Мэтью Андервуд, икътисадый булекнең сәүдә һәм инвестицияләр секциясенең җитәкчесе Мишель Еркин, АКШ Илчелегенең икътисадый бүлеге белгече  Владимир Медоев озатуларуында килде.

Бүген Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР Хирургы көне) узды.

Кыш көне татарстанлыларны чаңгыда йөрү, чаналарда һәм тимераякта шуу төрендә шатлыклар гына түгел, ә туңу һәм кайчак өшү кебек хәвеф-хәтәрләр дә көтә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең түбән температуралы факторлар тәэсире нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнарың керү саны артуына әзерлекләрен тәэмин итү буенча чаралар күрелгән.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Бөгелмәдә йомгаклау медицина советында 2017 ел эчендә сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлек йомгакларын ясадылар һәм 2018 елга бурычлар билгеләделәр. Җыелганнар алдында Бөгелмә ҮРХ баш табибы чыгыш ясады. Узган елда Бөгелмә сәламәтлек саклау учреждениеләре Татарстан Республикасы Президенты юлламасында куелган һәм халык сәламәтлеген күтәрүгә юнәлдерелгән бурычларны гамәлгә ашыру буенча эшнең зур күләмен үтәделәр.

Бүген Әлмәт район буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең Йомгаклау медицина советы узды. Анда 2017 ел эчендә район сәламәтлек саклавының эш йомгакларын ясадылар һәм  агымдагы елга бурычлар куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International