2018 елның 20 июнендә 62нче яшендә РФнең Атказанган табибы, ТРның Атказанган табибы Евгений Александр улы Сахаров кинәт вафат булды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәттәшләре һәм хезмәткәрләре Евгений Александр улының гаиләсенең һәм дусларының кайгыларын уртаклашалар.
Евгений Александр улы Сахаров медицина фәннәренең кандидаты, югары квалификацион категориянең табибы психиатры-психотерапевты иде. 1981 елда дәвалау эше белгечлеге буенча С. В. Курашов исемендәге Казан медицина институтын кызыл диплом белән тәмамлады. Хезмәт медицина эшчәнлеген Казан шәһәр психо-неврология диспансерында табиб-интерн буларак башлады.
1993 елда Сахаров Е. А. катнашуында Россиядә беренче тапкыр ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсенең җирлегендә клиник-психологик хезмәт оештырылды, нәтиҗәдә ул Россиядә иң яхшысы дип танылды. Евгений Александр улы күп кенә табиблар өчен хезмәтне сөючәнлекнең, үзеңне даими камилләштерүнең, укымышлылыкның үрнәге иде. Ул Татарстан һәм Россия психиатриясенең үсешенә зур өлеш кертүче көчле табиблар-психиатрларның тулы бер плеядасын тәрбияләде. Аның укучылары – бөтен ил буенча кирәкле профессионаллар.
Җеназа 22 июнь көнне Арча зиратында узачак.