ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Интеллектуаль милек буенча Федераль хезмәт (Роспатент) ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе  хезмәткәрләренең эшләнмәләренә патентлар бирде.

2018 елның 1–3  мартында AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә торакаль хирургия буенча  академик М.И. Перельман исемендәге VII Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак. Быел симпозиум темасы –«Торакаль хирургиядә «Модлар».

2018 елның 19 февраленән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8791 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1186 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7069– төрле авыруларга туры килде, шул санда 197 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 59 инфаркт. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1023 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 31 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 31 кеше зыян күрде, 16 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Казанда медицина белеменең сыйфаты буенча Бөтенроссия форумы тәмамланды. Казан дәүләт медицина университетында Россиянең  29 медицина һәм фармацевтика ЮУЙ укучылары һәм хезмәткәрләре җыелдылар.

Казанда 2017 ел эчендә Республика медицина профилактика үзәге эшенең йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны тавышландырдылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы  Министрлар кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Рәис кызы Шакирова,  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактикалау ярдәме идарәсенең башлыгы Ирина Юрий кызы Малышева катнаштылар.

2018 елның 27 февралендә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Хирургия хезмәтенең йомгаклау медицина активы (ТР Хирург көне) булачак. Утырышта 2017 ел эчендә Татарстан Республикасы Хирургия хезмәтенең йомгакларын ясаячаклар һәм 2018 елга бурычларны билгеләячәкләр, Татарстанда хирургик ярдәм күрсәтүнең сыйфатын һәм  хирургик профильнең авыручылары санын тикшерщячәкләр, өзлексез медицина мәгарифе чикләрендә республика хирургларының белем алу активлыгы турында сөйлиячәкләр.

«Икенче сулыш» дигән Онкологик авырулар белән пациентларга һәм аларның якыннарына булышлык күрсәтү үзәгендә (Яр Чаллы шәһ.) Онкологик авырулар белән пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп узды. Очрашуда Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы шәһәрендә онкология авырулары белән пациентларны дару чаралары белән тәэмин итү мәсьәләләре турында, онкологиядә медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе турында фикер алыштылар.

Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Түбән Камада Рөстәм Миңнеханов катнашуында капиталь ремонттан соң өч медицина объекты ачылды. 2нче номерлы балалар сырхауханәсе, 1нче номерлы өлкәннәр сырхауханәсе һәм  ТКҮРКХнең консультатив-диагностик сырхауханәсе яңартылдылар. Моның өчен республика бюджетыннан 272 млн.сум акча бүлеп бирделәр.

Бүген Яр Чаллыда Шәһәр советының киңәйтелгән утырышы узды, анда Яр Чаллы шәһ. социаль-икътисадый үсешенең йомгакларын ясадылар. Утырыш башланыр алдыннан килүчеләр шәһәр предприятиеләренең продукциясе һәм проектлары күргәзмәсе белән таныша алдылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Мәһдиев, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов күргәзмәне карап чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International