Апаста онкологик авырулардан үлүчеләр санының кимүе турында сөйләделәр

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Апас ҮРХ җирлегендә Идел буе регионында онкологик ярдәмен күрсәтүне камилләштерүгә һәм онкологик авырулардан үлүчеләр санын киметүгә багышланган районара семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә үзәк район хастаханәләренең баш табиблары һәм урынбасарлары, шулай ук беренчел онкология кабинетларының табиблары чакырылган иделәр. Катнашучылар алдында докладлар белән Идел буе регионының баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры Рөстәм Хәсәнов, Республика клиник онкология диспансерының баш табибы Илгиз Һидиятов һәм оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Светлана Габитова чыгыш ясадылар. Шулай ук семинар кысаларында диспансеризациянең йомгаклары һәм аны үткәргәндә табиблар эшенең күчмә формасы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International