2018 елның 29нче гыйнварыннан башлап 4 февраленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8228 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 962 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6546– төрле авыруларга туры килде, шул санда 205 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 54 инфаркт.
Бүген республикада «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале башланды. Бу мәктәп укучылары, КДМУ , абитуриентлары, студентлары, ординаторлар өчен масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара. Фестиваль кысаларында факультетлар презентациясе, дәвалау учреждениеләре, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр, шулай ук тренинглар, конкурслар, психологик тестлар үткәреләләр.
Татарстанның үзәк район хастаханәләренең эше белән бүген абитуриентлар танышты. Масштаблы һөнәргә юнәлдерелгән чара республиканың бөтен районнарында «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале кысаларында узды. Аның максаты – медицина хезмәткәрләренең күркәм һөнәре белән мәктәп укучыларын таныштырырга, аларның игътибарын тартырга.
Бүген «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» IV Медицина фестивале кысаларында Казан дәүләт медицина университеты, республиканың бөтен үзәк район хастаханәләре, Казанның әйдәүче дәвалау профилактик учреждениеләре татарстан мәктәп укучылары өчен ишекләрен ачты.
Бүген Тәтеш районында капиталь ремонттан соң үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлеге ачылды.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Чистай хастаханәсе җирлегендә балалар сырхауханәсендә ремонт эшләрен башкару барышы белән танышты.
Бүген «Татар-информ» ИАда Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды.
Ремонт 2017–2018 елларга ТР сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү һәм ныгыту буенча республика программасы кысаларында уздырылды.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин эш визиты белән Яр Чаллыга килеп китте. Анда бүген капремонттан соң бишь медицина учреждениесе ачылды. Маршрут нокталарыннан берсе «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУнең балалар сырхауханәсе булды. Чарада Яр Чаллы шәһәренең мэры Наил Магдеев, РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, Яр Чаллы шәһ. буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.
Бүген Балык Бистәсе районында ЮТҺ булды. ЮТҺ нәтиҗәсендә 4 кеше вафат булды. ЮТҺ урынына Балык Бистәсе ҮРХнең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.