Татарстан районнарында ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасының сайлап алу ярышлары узды

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Бу көннәрдә республика районнарында «Сәламәтлек – 2018» дигән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау хезмкәткәрләре Спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары узды. Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Тукай һәм Теләче районнарының медицина хезмәткәрләре Тукай районына килделәр, ә Тәтештә Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарының командалары көч сынаштылар. Иң төрле медицина белгечлекләренең вәкилләре алты спорт төре буенча: җиңел атлетика, шахмат, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон һәм аркан тарту буенча үзләрен сынап карый алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International