9 июньдә хатын-кызлар Татарстан Республикасының әйдәүче онкологларының түләүсез консультациясен үтә алачаклар. Быел «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясе бишенче юбилей тапкыр узачак. Консультацияләр 10.00 сәгатьтән башлап 16.00 сәгатькә кадәр «Мега» сәүдә үзәге җирлегендә үткәреләчәкләр. Сөт бизенең яман шеше хатын-кызларның бөтен онкологик авырулары арасында беренче урында тора. Вакытында диагностикаланган I–II стадияләрдә яман шеш 90-95% очракта дәвалана. «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» акциясенең төп бурычы – сөт бизе авыруын профилактикалау һәм вакытында диагностикалау өчен ел саен планлы тикшерүнең кирәклеге турында хатын-кызларга сөйләү.