Шәһәрдә торучылар өчен профилактик акцияләр бүген һәм ял көннәрендә узачак: С. Саид-Галиев исемендәге КС (Казан шәһ, Советская ур., 18) 10 ноябрьдә (җомга) 17 сәг. башлап 19 сәг. кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча акция булачак. 11 ноябрьдә (шимбә) 13 сәг. башлап 17 сәг. кадәр туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 12 ноябрьдә (якшәмбе) 13 сәг. башлап 19 сәг. кадәр сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча акция узачак.
Ирләрдә онкология мәсьәләсенә җәмгыятьнең игътибарын тартырга тиеш булучы Татарстанда «Бородабрь» акциясе уза. Бу темага бүген «Татар-информ» МАда узган пресс-конференция багышланды.
Ел саен 300 меңнән артык кеше Татарстан Республикасы 40 санаториендә ял итә һәм сәламәтләнә. Уздырылган вебинарлар максаты – медицина һәм санаторий-курорт оешмаларының белгечләрен санаторий-курорт оешмаларының, хастаханәләрнең мөмкинлекләре һәм анда пациентларның тору шартлары белән таныштырырга. Бу ике системаның белгечләренә пациентларга уңайлы медицина маршрутларын квалифицияле тәкъдим итәргә рөхсәт итәчәк.
Ел саен 10 ноябрьдә Бөтендөнья яшьләр көне билгеләнә. 4нче номерлы «Студенческая» Шәһәр сырхауханәсе шушы көндә КНИТУ (КХТИ) студентлары катнашкан профилактик акцияне уздырды.
Казанда бүген регионара фәнни-гамәли «Клиник фармакологиянең һәм психофармакотерапиянең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узды. Конференция төрле белгечлек табибларының актив үзара тәэсир итешү өчен интерактив мультидисциплинар мәйданчык булды. Клиник фармакология, психиатрия, психотерапия, терапия, психиатрия-наркология, гомуми табиб практикасы өлкәсендә белгечләр катнашты.
Ике көнлек конференция берничә медицина өлкәләренә (терапия, кардиология, нефрология, неврология, пульмонология, гастроэнтерология) кагылучы көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышуга багышланган.
Кунакларны ашыгыч пациентларны кабул итү буенча кабул итү-диагностик бүлекнең эше белән таныштырдылар, пациент агымнарын бүлү турында һәм ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү турында сөйләделәр. Аннан соң манипуляцион һәм рентген-кабинетларын, шокка каршы, операцион һәм реанимацион залларны, шулай ук ангиографик операцион бүлмәләрне күрсәттеләр. Аннары делегатларга хастаханәдә телемедицина эшен һәм хастаханәнең башка медицина оешмалары белән үзара бәйләнешен тәкъдим иттеләр.
Мәскәүдә Милли медицина палатасының «Россия сәламәтлек саклавы бүген: мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары» дигән Конгресс эшен тәмамлады. Чара Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә уздырылды. Илнең бөтен регионнарыннан 3 меңнән артык Конгресста катнашучысы аның эшенең өч көн эчендә 30 артык тематик түгәрәк өстәлдә һәм конференциядә катнаштылар. 252 чыгыш тыңналды. Татарстанны Конгресста ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм республика медицина оешмаларының баш табиблары тәкъдим иттеләр.
Татарстанда 7 ноябрьдән башлап 7 декабрьгә кадәр ирләр арасында онкологик авырулар турында халыкка мәгълүмат бирүгә юнәлгән «БороДАбрь» акциясе утә.
Шәһәр халкы өчен профилактик акцияләре иртәгә һәм ял көннәрендә С. Саид-Галиев исемендәге МСда (Казан шәһ., Советская ур., 18) узачаклар. 10 ноябрьдә (җомга) 17 сәг. башлап 19 сәг. кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча акция узачак. 11 ноябрьдә (шимбә) 13 сәг. башлап 17 сәг. кадәр туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 12 ноябрьдә (якшәмбе) 13 сәг. башлап 19 сәг. кадәр сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча акция узачак.