Россия туры инвестицияләр фонды Interhealth Saudi Arabia белән бергәләп Татарстан Республикасында югары технологияле күп профильле балалар тернәкләндерү медицинасы үзәген төзүгә инвестицияләр кертә.
2017 елның 6 октябрендә 16.00 сәг. Казан дәүләт медицина университында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы VII чакырылышының Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фарраховның Казан дәүләт медицина университының студент җәмәгать оешмаларының активы белән очрашу булачак.
Семинарда балаларда һәм яшүсмерләрдә авырулар санының сәбәпләрен тикшерү уздырдылар, авыручыларның төрле контингентлары арасында авыру кузгатучының күп даруга тотрыклылык, катнаш патология белән авырулар саны, конкрет клиник үрнәкләрдә тикшерү белән балаларда туберкулёз йогышының хәзерге заман иммунодиагностикасын оештыру мәсьәләләрен карап тикшерделәр .
Тәтеш районының Келәш саласында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ачуда Тәтеш районының башлыгы Рәмис Сәфиуллов, Тәтеш үзәк район хастаханәнең баш табибы Ринат Салаватуллин, район һәм хастаханә администрациясе вәкилләре, җирле халык катнаштылар.
Түбән Камага эш визиты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм РФ Дәүләт думасы депутаты Айрат Фаррахов килеп киттеләр.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктын бүген Түбән Кама районында ачтылар. Модульле бина Свердловец поселогында урнашты. Монда 100 йорт, 300 яшәүче, күбесе – пенсионерлар. Элеккеге ФАП аз ярашкан газсыз һәм сусыз бинада урнашкан иде.
Исегезгә төшерик, вакцинацияләү бүген иң нәтиҗәле һәм ала алырлык грипптан саклану ысулы. Ул авыру чыгуын 90% очракларда кисәтә.
Госпиталь пациентлары өчен музыка номерлары һәм бәйрәм өстәле белән бәйрәм оештырылды, алар адресына тәбрикләү сүзләре яңгырадылар.
Бүген 4нче номерлы «Студенческая» сырхауханәсендә медиклар килүчеләргә грипп һәм салкын тиюдән булган авырулары профилактикасы турында сөйләделәр. Шулай ук медиклар колак,тамак һәм борын авырулары профилактикасына һәм дәвалауларына кагылышлы студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шуннан соң бөтен килгәннәрне грипптан прививка ясарга чакырдылар.
«КФУның игелекле эшләр марафоны» чикләрендә Республика кан үзәгенең һәм Казан федераль университетының бергәләшеп донор акциясе узды. Акциядә 100 артык югары уку йортының студенты катнашты. Кан банкы 24 л.700 мл донор каны белән тулыланды.