Бүген Республика кан үзәгендә «Вөҗданлылык каныбызда» дигән донор акциясе узды. Бу юлы канга мохтаҗларга ИТ-компаниясе вәкилләре ярдәм иттеләр. Аларның ярдәмендә республиканың кан банкы 23 литр кан белән тулыланды.
Әйдәгез танышыйк: яшь педиатр Анжелла Григорьева. Түбән Кама перинаталь үзәкле район балалар хастаханәсенең 2 нче балалар поликлиникасында күптән түгел генә коллективка ышаныч белән кушылды.
Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе составында Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре Шаньдун провинциясендә булдылар.