ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар белән хәлне ничек үзгәртергә? Бүген Түбән Камада киңәшмәдә шушы мәсьәлә турында фикер алыштылар. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТКМР башлыгы Айдар Метшин, урынлы медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һәм депутатлар катнаштылар. Диалог темасы «2018-2020 елларга ТКМР һәм ТР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең кадрлар стратегиясе» программасы булды.

Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә «Язылучы көне» булды. Акция БРКХ хезмәткәрләренә һәм кечкенә пациентлар гаиләләренә Татарстанның әйдәүче басмаларының мөхәррирләре, корреспондентлары һәм фотографлары белән аралашырга һәм биредә үк ошаган  газетларга һәм журналларга подписка рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде.

Бүген «21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башлык урынбасары Людмила Андреева һәм Казан шәһәр думасының депутатлары килеп киттеләр.

Медикларны Казан шәһ. буенча Сәламәтек саклау идарәсенең рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Идарә җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина катнашты.

Балалар республика клиник хастаханәсендә җәрәхәтләр, агуланулар һәм башка тышкы сәбәпләр йогынтысының нәтиҗәләре  белән дәвалауны узган балалар санының үсеше билгеләнә. Әгәр узган елда 2016 бала дәваланган булса, 2017 елның 11 ай эчендә җәрәхәтләнүләр белән БРКХнең пациентлар саны 2028 бала тәшкил итте. Медиклар ата-аналарны балалар артыннан игътибарлырак күзәтергә чакыралар –  нәкъ кышкы чорда җәрәхәтләр саны шактый арта, бигрәк тә каникуллар чорында.

POZIS компаниясенең Генераль директоры Радик Хәсәнов Яшел Үзән шәһ. 11нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбенең «Киләчәк докторлары» дигән 10нчы класс укучылары белән очрашты. Чарада катнашучылар 2017 елның февралендә башланган проект эшенең беренче урта йомгакларын ясадылар.


19
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Ямашев урамында ЮТҺ булды. Маршрутлы автобус багана белән бәрелешү нәтиҗәсендә, 17.00 сәгатькә булган хәл буенча Казан шәһ. 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә медицина ярдәме өчен 15 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 4 хастаханәгә урнаштырылды. 11 кеше амбулатор дәвалауга җибәрелде.

20 декабрьдә 10.00 сәг. Балалар республика клиник хастаханәсендә «Язылучылар көне» булачак. Аның чикләрендә бөтен теләүче кешеләр теләсә нинди басмага  подписканы рәсмиләштерергә мөмкин булачак, татарстан ММЧ хезмәттәшләре кечкенә пациентлар белән танышачаклар һәм аларга балалар китапларын, журналларын, раскраскаларын бүләк итәчәкләр.

Бүген Казанда Ямашев урамында ЮТҺ булды. Маршрутлы автобус багана белән бәрелешү нәтиҗәсендә, башлангыч мәгълүматлар буенча Казан шәһ. 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә медицина ярдәме өчен 14 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 3 хастаханәгә урнаштырылды. Хәзер медиклар бөтен кирәкле медицина ярдәмен Казан шәһ.7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә күрсәтәләр.

КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов 5 ел эчендә онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасының эш йомгакларын ясады, киләсе елга фәнни эшчәнлек өлкәсендә КДМАның эш планын тавышландырды. Узган еллар эчендә Республика онкология диспансеры белән бергәләп оештырылган һәм үткәрелгән кафедраның фәнни тормышының әһәмиятле вакыйгаларын билгеләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International