Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар телефоны», шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында интернет-кабул итү бүлеге «Гражданнар мөрәҗәгате» эшли.
Бәйрәмдә күңел ачу программасы, викториналар, төрле кызыклы уеннар көтә. Бәйрәм кысаларында балалар гриппка каршы прививка ясата алалар.
Түбән Кама уку йортларында укучыларның ата-аналар җыелышы уздырыла. Анда медицина хезмәткәрләре вакцина белән прививка ясау өстенлекләре турында сөйлиләр, шулай ук ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр.
Крупина исемендәге Казан медицина университетының хирургия клиникасы колопроктология бүлегендә пациентка бала тудырганнан соң җиңсә һәм туры эчәк тышчасы җәрәхәтләнүе нәтиҗәсендә - ректо-вагиналь бүлгесенә яңа төр пластик операция ясаганнар.
Татарстанның медицина белгечләре “Милләт кроссында” катнаштылар. “Милләт кроссы” стартына чыгучылар арасында Әлмәт сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, Түбән Кама күппрофильле үзәк район хастаханәсе һәм Зәй үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре булдылар.
2017 нче ел ахырына кадәр, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча укырга 40 табиб җибәреләчәк. Халыкара стандартлар буенча барлыгы меңнән артык медицина белгечләре укытылачак.
Республика балалар клиник хастаханәсендә “Иң яхшысы - балаларга” дигән хәйрия чара узды. Кунаклар алдында “Тыныч йокы, нәниләр” популяр балалар тапшыруында Хрюша, Степашка һәм Филя чыгыш ясадылар. Казанга концертка катнашырга россия телевидениесе йолдызлары: телевидениене алып баручы Татьяна Веденеева, “Кичке әкият” тапшыруында Хрюшаны тавышлыландырган, Россиянең атказанган артисты Андрей Удалов килделәр.
11 сентябрьдән алып 17 сентябрьгә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү станциясенә 7878 чакыру килеп ирешкән. Җәмәгать урыннарына 1373 чакыру килгән. Иң күп чакыруларның саны - 6154 - төрле авыруларга, шул исәптән, 188- инсульт һәм 27-инфаркт очрагына туры килгән.
Бүген Казанда бөтенроссия йөгерү көне “Милләт кроссы - 2017” уза. 1 км озынлыктагы массакүләм йөгерү 20 меңнән артык төрле яшьтәге һәм төрле дәрәҗәдә спорт әзерлеге булган катнашучыларны җыйды. Катнашучылар 1, 2, 4, 6, 8 км арага йөгерүне җиңеп чыктылар. Йөгерүләр Үзәк стадион һәм цирк янәшәсендә урнашкан мәйданда узды.
Бүген Казанда 559 кеше метро станцияләре янындагы махсуслаштырылган мобиль вакцинацияләштерү пунктларында гриппка каршы прививка ясаттылар. Шәһәрлеләрнең күп өлеше “Кәҗә бистәсе” (167 кеше) һәм “Җиңү проспекты” (151 кеше) метро станцияләре янындагы пунктта прививка ясаттылар.