ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

30 ноябрьдә Казан шәһ. («Корстон» КСКК) Татарстан Республикасы Кан хезмәтенең 85-еллыгына багышланган V фәнни-гамәли «XXI гасыр трансфузиологиясе. Көчле зур кан югалту. Нәтиҗәле практикалар» дигән конференция булачак.

Билгеләргә кирәк, хәзерге вакытка проектта 90 кеше катнашты. 2018 елда «Аеклык ноктасы» проекты буенча эшне дәвам итәргә планлаштырыла.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә « Команда көче» дигән стратегик конференция булды. Конференцияне бизнес-тренер, арт-терапевт Татьяна Савельева уздырды. Конференция Корпоратив университетының проект үсешен гамәлгә ашыру чикләрендә булды. Конференция максаты – корпоратив кыйммәтләрне һәм карашларны билгеләргә. Конференция вакытында көндәлек тормышта һәм стресс хәлләре вакытында үз-үзеңне тоту стратегиясенең мөмкинлекләрен билгеләү өчен төрле методикалар, шулай ук җитәкче лидер компетенцияләр кулландырылды. Шуның өстән конференция чикләрендә хастаханә хезмәткәрләре яңа коучинг карашларына өйрәнделәр. Конференция ахырында Команданың 6 иң мөһим кыйммәте билгеләнде: команда эше нәтиҗәлелеге, пациент һәм аның сәламәтлеге иң элек, җаваплылык, һөнәри үсеш, рәхәтлек өчен эш.

Конференция эшендә төрле Россия регионнарыннан акушерлар-гинекологлар, онкологлар, лаборатор диагностика буенча белгечләр (цитологлар), патологик анатомия белгечләре һәм сәламәтлек саклауны оештыручылар, шулай ук чит ил вәкилләре  катнаштылар.

Медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасы доценты Лилия Саләхова башлыгында «Сыйфат менеджменты системасын эшләп чыгару һәм  медицина оешмасына кертү» дигән цикл тыңлаучылары яңа 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр. Кунакларны учреждениедә сыйфат менеджменты системасы белән таныштырдылар. Атап әйткәндә, директор Илдар Закиров һәм  медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова кунакларга медицина реабилитациясе бүлеген, хатын-кызлар консультациясен, ирләр сәламәтлеге үзәген, онкология диспансерының филиалын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Дуслык сырхауханәсе – татарстан стандарты» концепциясе тәкъдим ителде.

Казан дәүләт медицина академиясендә Россия ашыгыч  медицина  ярдәменең җәмгыяте «Ашыгыч  медицина  ярдәме табибларының  Казан мәктәбе» дигән Республика пилот белем бирү проекты чикләрендә «Көчле экзоген агуланулар. Клиника. Диагностика. Ашыгыч медицина  ярдәмен госпитальгә кадәр этапта һәм  стационар ашыгыч медицина  ярдәме бүлегендә  күрсәтү» темасына семинар булды. Семинарда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан 90 табиб һәм фельдшер катнашты., Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББУнең ашыгыч медицина  ярдәме кафедрасы доценты, Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе»  ДАССОның табибы токсикологы, мед.фән.канд. Ф.Я. Халитов, Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш токсикологы А.Р. Насыйбуллина, Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч медицина  ярдәме буенча баш штаттан тыш  белгече М.М. Воронцова докладлар белән чыгыш ясадылар.   


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

50 яшьтән башлап 69 яшькә кадәр ирләрнең бүген, 27 ноябрьдә Түбән Камада, «Нефтехимик» боз сарае территориясендә «Нефтехимик - Салават Юлаев» матчы алдыннан простатик  үзенчәлекле антигенга (ПСА) түләүсез анализ ясарга мөмкинлек булды. 18.00 сәг. башлап боз сарае катларында простатик  үзенчәлекле антигенга кан тапшыруга 4 пункт оештырылды.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казан медицина көллияте җирлегендә «Яшь профессионаллар» (Worldskills Russia) Региональ чемпионаты башланды. Чемпионатны ачуда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты.  Бу юлы чемпионат «Медицина һәм социаль карау», «Лаборатор медицина анализ», «Фармацевтика», «Ортопедик стоматология» компетенцияләр буенча уза. Региональ чемпионатта 10 медицина көллияттән һәм училищедан конкурсантлар катнаша. Билгеләргә кирәк, конкурс бишенче тапкыр уздырыла.

Проект Игорь Лерманның симфоник оркестры булышлыгында оештырылды һәм пациентлар һәм хезмәткәрләр арасында бик популярлы булды. Музыкотерапия физик һәм эмоциональ терелү өчен кулланыла. Белгечләр күбрәк музыкотерапия серләренә биреләләр.   Һәм шул рәвештә бөтен дөнья буенча хастаханәләр пациентлар сәламәтлеген яхшырту өчен күбрәк музыка куллана башлыйлар. Музыка кәефне яхшырта, тискәре хисләрне бастыра, стрессны йомшарта һәм бетерә.

Бүген Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм алар белән көрәшү үзәге Бөтенроссия «СТОП ВИЧ/СПИД» акциясе чикләрендә Бөтенроссия «Волонтерлар-медиклар» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге белән бергә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары өчен ВИЧ-йогышка ирекле һәм яшерен тестлауның профилактик акциясен уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International