ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

18 октябрьдә 17.00 сәг. башлап 18.00 кадәр «Оргсинтез» бассейны территориясендә (Ямашева пр., 7) бизенең яман шешен иртә диагностикалау максатында канда простатик үзенчәлекле антигенның дәрәҗәсен билгеләүгә түләүсез тестлау узачак. Тикшерү риск төркеменә керәчәк кешеләр (50 яшьтән башлап 69 яшькә кадәр ирләр) өчен уздырыла.

Әлмәт районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә шәһәрнең медицина оешмаларының җитәкчеләре белән һәм ВИЧ-йогышлы пациентларның җәмәгать оешмаларының һәм Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм хокукларын яклау хәйрия фонды – Тимур Исламов фондының вәкилләре белән «ВИЧ-йогышлы пациентларга Әлмәт шәһ. дәвалау-профилактик учреждениеләрендә медицина ярдәмен оештыру. Мәсьәләләр һәм чишү юллары» темасына түгәрәк өстәл узды.

Бишенче ел рәттән Кама балалар медицина үзәгенең табиблары шушы көндә үзенең элекке пациентларны балалары белән очрашуга чакыралар. Алар өчен Автоградның сәүдә үзәкләренең берсендә КБМҮ табиблары белән очрашу, шулай ук аниматорлардан һәм хастаханә клоунларыннан күңел ачуны һәм конкурсларны, концерт номерларын, мастер-классларны һ.б. оештырдылар.

«Елның пластик хирургы» номинациясендә табиб-маммолог, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры онкологы, пластик хирург Хәсән Губайдулин җиңде. «Елның косметологы» табиб-косметолог, дерматовенеролог, КДМУ  профилактик медицина һәм  кеше экологиясе кафедрасының доценты Светлана Жабоева булды.


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда Баскет Холл территориясендә «Уникс» – «Андорра» уен башлануы алдыннан мәни бизенең яман шешен иртә диагностикалау максатында канда простатик үзенчәлекле антигенның дәрәҗәсен билгеләүгә түләүсез тестлау узды. Тикшерү риск төркеменә керәчәк кешеләр (50 яшьтән башлап 69 яшькә кадәр ирләр) өчен уздырылды.

«Ак чәчәклэр» конкурсында җиңүче, «Ел табибы-2013», Татарстан Республикасының атказанган табибы Әнвәр Катеев дөньядан китте.

Казан шәһ. 21нче сырхауханәсенең яңа бинасына Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы  Россия Федерациясенең 2011–2020 елларга «Уңай мохит» дәүләт программасын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча координацион советы әгъзасы Ирина Просвирякова, Көч Структуралары Ассоциациясе (КСА) «Воин» дигән экологик куркынычсызлыгы һәм  халыкны социаль яклау департаментының эксперт-инспекторы Эдуард Ибраһимов һәм «Инвалидлар тормышының уңайлы мохитын оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсында катнашучылары килеп киттеләр.

Бүген Казанда Идел буе Федераль округы дерматовенерологларының һәм косметологларының фәнни-гамәли  конференциясе үз эшен башлады. Конференциядә 350 артык кеше катнашачак – тире-венерология диспансерлары җитәкчеләре, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Россия регионнарыннан практик табиблары-дерматологлары.

Кунакларга кабул итү-диагностик бүлеген, кан тамырлары үзәген, шулай ук операцион блокны һәм 1нче номерлы анестезиология һәм реанимация бүлеген күрсәттеләр.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья диабет белән көрәшү көнендә Түбән Каманың сәүдә үзәкләренең берсендә «Диабетсыз яшәү» акциясе узды. Аның максаты – диабет мәсьәләсенә игътибар тарту. Бөтен теләүчеләр үзенең артериаль кан басымын, тән массасы индексын, канда глюкоза дәрәҗәсен түләүсез тикшерә алдылар. Скринингны 200гә якын кеше узды. Канда шикәр дәрәҗәсе күтәренке булган кешеләрне өстәмә тикшерүгә җибәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International