Бүген Казанда сөяк җелеге донорларының россия Милли регистрын үстерү буенча һәм ТР Сәламәтлек саклау минстрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе җирлегендә үпкәләрне ясалма вентиляцияләүгә мохтаҗ булучы балалар белән гаиләләргә ИВЛ аппаратларын бирү буенча бергәләшкән социаль-юнәлдерелгән проекны гамәлгә ашыру турында шартнамәгә имза куйдылар. Ике проектның да безнең илдә аналоглары юк һәм алар беренче тапкыр Татарстанда гамәлгә ашырылачак.
Яр Чаллыда сәламәтлекне саклау системасын камилләштерү һәм өлкән яшьтәге кешеләргә «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәмен үстерү темасына «түгәрәк өстәл» утырышы узды.
Азино» балалар сырхауханәсенә бүген Байкал аръягы краенең делегациясе килеп китте. Делегация составына «Байкал аръягы краенең перинаталь үзәге» ДССО баш табибы Елена Агафонова, Амур өлкәсе Благовещенск ССМ 2нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Дударикова һәм регионның район һәм край хастаханәләренең җитәкчеләре керделәр.
Бүген РКХнең Перинаталь үзәгендә берьюлы ике тапкыр өч игез бала туды! Берьюлы 6 сәламәт малай дөньяга килде. Аналар һәм бәбиләр үзләрен яхшы хис итәләр.
13 апрельдә 13.00 сәг. Фатыйх Кәрим ур., 14 адресы буенча 7нче номерлы шәһәр сырхауханәсендәбөтен теләгән кешеләр өчен сәламәтлек мәктәбе узачак. Анда табиблар сөйләячәкләр: инсульттан ничек качарга, аның килеп чыгуы очрагында аның беренче симптомнарын ничек белергә.
13 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясе неврология һәм мануаль терапия кафедрасының 20-еллыгына һәм Республика клиник-диагностик үзәгенең 10-еллыгына багышланган «Клиник неврология –теориядән практикага» дигән миелинсызланучы авырулар һәм таркау склерозы буенча Россия фәнни-гамәли конференциясе Казанда узачак.
Республика клиник хастаханәсе патологоанатомия бүлегенең хезмәткәре Р.Р.Зиннуров «Россиянең милли быайлгы» дигән зур сәләтле яшьләрнең Бөтенроссия казанышлар конкурсында җиңүче булды һәм «Милли Байлыгы» хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде. Конкурс максаты – яшьләрнең актив өлешен мөстәкыйль фәнни тикшеренүләрдә, фәнни методикаларны эшләп чыгаруда һәм алынган белемнәрне систематизацияләүдә катнашуга тарту.
Конференциядә балларга махсуслаштырылган медицина ярдәмен оештыру мәсьәләләре, педиатриядә инновацион технологияләр, югары технологияле медицина ярдәменең казанышлары тәкъдим ителделәр.
Бүген Республика клиник онкология диспансеры маммология бүлегенең һәм реконструктив хирургиясенең табиблары-онкологлары Артур Исмагыйлов, Альберт Гыймранов һәм Ирина Овчинникова яман шештән соң сөт бизләрен DIEP-корама белән реконструкцияләү буенча күрсәтмә операцияне үткәрделәр.
Казан сәүдә йортларының берсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Сәламәт Казан» акциясе узды. Сәүдә йортына килүчеләр ВИЧка аноним түләүсез тестлауны узарга, ВИЧ-йогышны профилактикалау мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин булдылар. Үзләренең ВИЧ-статусын 100 артык кеше белде.