ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2017 ел
сишәмбе

Казан һәм Татарстан метрополиты Феофан Татарстан башкаласында Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Анда Зәй астында ЮТҺ нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр дәвалана. Митрополит Феофан термик җәрәһәт бүлегенә килеп китте. Архипастырь пациентлар белән сөйләште, аларга булышлык сүзләрен әйтте һәм зыян күргән кешеләрне Ходайга ышанычларын сакларга чакырды. Очрашу ахырында ул, авыручыларга тиз сәламәтләнүне теләп, Казан епархия идарәсенә килеп китәргә чакырды.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джонсон & Джонсон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, Россиядә һәм БДБ илләрендә «Джонсон & Джонсон» ҖЧҖнең генераль директоры Юлия Маркова катнаштылар.

2017 елның 4 июненә хәл буенча республика хастаханәләрендә Зәйдә ЮТҺда зыян күргән 8 кеше урнашкан. Алар арасында 1 кеше –  тотрыклы авыр хәлдә, 5 кеше – уртача авыр хәлдә һәм 2 кеше –  җиңел дәрәҗәле хәлдә. Алар дәвалауны Республика клиник хастаханәсендә, «Татнефть»  ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә һәм Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә узалар. Бүгенгә көнгә бөтен һәлак булган кешеләрнең гәүдәләре тиңләштерелгән, һәлак булган кешеләрнең туганнарына 9 гәүдә бирелде.

Бүген Росздравнадзор җитәкчесе Михаил Мурашко республика медицина оешмаларына килеп китте. Ул Республика клиник хастаханәсенең, Балалар республика клиник хастаханәсенең һәм  Медицина университеты клиникасының эшләре белән  танышты. Визит барышында Росздравнадзор җитәкчесе медиклар белән медицина эшчәнлегенең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын эчке тикшерү системасын оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе

Кичә төнлә Зәйдә булган ЮТҺ нәтиҗәләрен бетерүдә татарстан хезмәтләре җәлеп ителгән. Зыян күргән кешеләргә һәм аларның туганнарына бөтен кирәкле медицина һәм психология ярдәме күрсәтелә.


2
июль, 2017 ел
якшәмбе

Зәй шәһәрендә ЮТҺ нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр турында мәгълүматны ТР ССМ Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге «кайнар элемтәсенең»  (843) 231-20-70 номерлы телефоны буенча белергә була. Һәлак булган кешеләр турында мәгълүматны ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросының (843) 273-91-45 номерлы телефоны буенча алырга була.

Бүген 00.37 сәг. Зәһ шәһәрендә, Әлмәт шәһәре ягыннан керү урынында ЮТҺ булды. Шәһәрара «Самара – Ижевск» автобусы кюветка аударылу нәтиҗәсендә иртәнге 6.30 сәгатькә хәл буенча 28 кеше зыян күрделәр, алар арасында 13 кеше, шул санда ике бала, ЮТҺ урынында һәлак булды.

Бүген 00.37 сәг. Зәһ шәһәрендә, Әлмәт шәһәре ягыннан керү урынында, ЮТҺ булды. Шәһәрара «Самара – Ижевск» автобусы кюветка аударылу нәтиҗәсендә алдынгы  мәгълүмат буенча 23 кеше зыян күрде, алар арасында 10 кеше, шул санда ике бала, ЮТҺ урынында һәлак булды.


1
июль, 2017 ел
шимбә

Узган кич Мамадыш районында Волга М-7 ФАЮның 971 км-да ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешүе нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. Бер зыян күргән хатын-кыз авыр хәлдә һәм дүрт кеше (шул санда бала) уртача авыр хәлдә Мамадыш үзәк район хастаханәсенә тапшырылды.

Узган кич Югары Ослан районында, Казан – Ульяновск трассасында, Рус Маматкозино авылы янында, ЮТҺ булды. Фура һәм җиңел автомобиль бәрелешүләре нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында 4 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең 1 фельдшер ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International