Иннополис шәһ. РКХ Медицина үзәгендә оешманың беренче ел эшенең йомгакларын ясадылар. Тантаналы чарада катнаштылар: ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин, Югары Ослан районының башлыгы Марат Зиатдинов, Иннополис шәһ. мэры Руслан Шагалеев һәм «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов.
Спасс үзәк район хастаханәсендә медицина советы узды. Анда медицина этикасының һәм деонтологиясенең нигезләре һәм принциплары турында, шулай ук хастаханә медицина персоналының әхлак һәм әдәпле сыйфатларын күтәрүгә юнәлдерелгән алымнар турында фикер алыштылар. Чарада дәвалау оешманың структур бүлекчәләренең медицина хезмәткәрләре катнашты.
Буа медицина училищесында Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Республика һөнәри осталык бәйгесе узды. Һөнәри осталыкта региональ бәйгеләрнең җиңүчеләре ярыштылар.
2017 елның 10 апреленнән башлап 16на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7743 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1108 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6088 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 56 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 61 тапкыр чыктылар.
Делегация РКОДның яңартылган 2нче номерлы дәвалау-диагностика корпусына килеп китте, оешманың диагностика һәм дәвалау бүлекләренең эше белән танышты, шулай ук Атом-төш медицина үзәген карап чыкты.
Братиславадан эксперт Павел Гавора белән бергә уздырылган мастер-класс чикләрендә БРКХ диагностиканың һәм дәвалауның рентген-хирургик алымнары бүлегенең табиблары йөрәкнең тумыштан килгән кимчелеген коррекцияләү буенча 17 операция ясадылар. Татарстаннан һәм Чувашстаннан балаларга иң хәзерге заман технологияләрне һәм материалларны куллану белән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелде.
Бүген Казанда «Салихов укулары» дигән фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның эшендә ТР сәламәтлек саклау министры, РФ Сәламәтлек саклау министрлагының баш штаттан тыш белгече-ревматологы, Россия Ревматологлар ассоциациясе президенты, РФА академигы Евгений Насонов, РМФА академигы Вадим Мазуров, шулай ук бөтен Россия регионнарыннан 200 артык табиб, галим, җәмәгатьчелек эшлеклесе катнаштылар.
Бүген Мамадыш үзәк район хастаханәсе җирлегендә «Пациентлар белән эшнең психологик аспектлары. Стационарда уңышлы психологик тирәлекне оештыруда шәфкать туташы роле. Педиатрия практикасында пациентлар белән эш үзенчәлекләре» темасына мастер-класс узды. Спикер булып психиатр-нарколог Карина Бессонова чыкты.
Тәмәке, алкоголь һәм наркотиклар зыяны турында балаларга Норлат үзәк район хастаханәнең табибы-наркологы сөйләгән профилактик дәрес Норлат районы мәктәпләренең берсендә узды. Алкоголь, наркотиклар һәм тәмәке төтене яшь организмга ничек тәэсир итү турында яшүсмерләр белделәр. Гаиләне планлаштыру кабинеты акушеркасы А. Сатдарованың лекциясе кызлар гигиенасына багышланды. Тире, чәчләр артыннан карауның, интим гигиенаны саклауның үзенчәлекләре турында һәм сәламәт яшәү рәвешен саклауның, дөрес ашауның һәм спорт белән шөгыльләрнең мөһимлеге турында белгеч кызларга сөйләде.
Бүген Казанда Казан дәүләт медицина академиясе неврология һәм мануаль терапия кафедрасының 20-еллыгына һәм Республика клиник-диагностик үзәгенең 10-еллыгына багышланган «Клиник неврология –теориядән практикага» дигән миелинсызланучы авырулар һәм таркау склерозы буенча Россия фәнни-гамәли конференциясенең ачылуы булды. Тантаналы чараны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин ачты.