ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

14 апрельдә Татарстан Республикасында Терәк-хәрәкәт аппаратының авырулары белән көрәшү елына туры китерелгән «Салихов укулары» дигән фәнни-гамәли конференция булачак.  Конференция программасы ревматик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча әйдәүче белгечләрнең чыгышларын кертә һәм ревматоид һәм псориатик артрит, остеоартрит, ревматологиядә коморбидлык, Татарстан Республикасында балаларга ревматологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә һәм башка темаларга багышланган.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ярославльдә РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Игорь кызы Скворцова катнашуы белән «Сакчыл сырхауханә» проекты буенча гомумроссия семинар-киңәшмә булды.

Баулы районында Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән «Төшенкелек: Әйдә сөйләшик» девизы астында узучы акция бүген үтте. Аны Баулы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре һәм «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе» Баулы бүлегенең активистлары оештырдылар.

Республика наркология диспансерында наркотикларга бәйле кешеләр өчен социаль-реабилитацион үзәкләрнең консультантлары арасында һөнәри осталык буенча өченче конкурс узды.

2017 елның 12 апрелендә Н.Н. Петров исемендәге онкология ФТИда (Санкт-Петербург шәһ.) «Сөт бизенең яман шешен дәвалау вакытында реконструктив хирургия» дигән мастер-класс узачак. ТР ССМ РКОД маммология бүлегенең һәм реконструктив хирургиясенең табиблары-онкологлары Артур Исмәгыйлов, Альберт Гыймранов һәм Ирина Овчинникова он-лайн тәртибендә DIEP корамасы белән реконструкциясе белән  бер вакытта Мастэктомия күрсәтмә операциясен уздырачаклар.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Республика клиник онкология диспансерында «Аугментацион маммопластикада керү юллары» дигән V Интенсив курс узды. Анда Киевтан, Севастопольдән, Дагстаннан, Челәбедән, Оренбургтан, Дондагы Ростовтан һәм башка шәһәрләрдән 13 белгеч катнашты. Курс катнашучыларының  операция бүлмәсендә булырга һәм маммопластика өлкәсендә төләгән сорау бирергә мөмкинлекләре булды.

Бүген 2нче номерлы Норлат мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә туры китерелгән семинар узды. Анда яшүсмерләрдә төшенкелек мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Семинарда Норлат үзәк район хастаханәсенең табибы-психиатры Александр Прохоров, Норлат районы шәһәр һәм сала мәктәпләренең тәрбияү эше буенча директор урынбасарлары катнаштылар.

2017 елның 6 апрелендә Казан дәүләт медицина академиясендә (Казан шәһ., Бутлеров ур., 36) Республика фәнни-гамәли «Иммунопрофилактикасының көнүзәк мәсьәләләре: чынбарлыклар һәм перспективалар» дигән конференциясе булачак. Конференция эшендә Татарстан Республикасының вакцинопрофилактикасы өлкәсендә әйдәүче экспертлары, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе профильле кафедраларының җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең белгечләре, табиблар-педиатрлар, терапевтлар, госпиталь эпидемиологлары, табиблар-иммунологлар катнашачаклар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы 2017 елда Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елын уздыру турында указга имза куйды. Документ ике ай эчендә Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын һәм травматизмны профилактикалау елы хөрмәтенә төп чараларының планын эшләргә һәм расларга йөкләмә бирә.  Муниципаль берләмлекләрнең башлыкларына, җәмәгать оешмаларына һәм дәүләт хакимияте органнарына документ буенча шулай ук бу эшкә кушылырга тәкъдим ителә.


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Республика клиник хастаханәсендә аякларның куркыныч ишемиясе, күп дәрәҗәле зарарланулары белән пациентларда аякларының стенотик зарарлануларын дәвалау буенча гамәли курс узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International