ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 26–27 маенда Мәскәүдә Артур Исмәгыйловның маммопластика буенча «Аугментацион маммопластика — Казаннан караш» темасына автор мастер-классы узачак. Артур Халит улы Исмәгыйлов — медицина фәннәре докторы, КДМА онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасының профессоры, ТР ССМ РКОД маммология һәм  реконструктив хирургия бүлегенең табибы-онкологы, ТР ССМ Идел буе федераль округының баш штаттан тыш белгече-пластик хирургы.

2017 елның 19 апрелендә Казанда Идел буе фәнни-гамәли «Хәзерге заман эндоскопиянең һәм гастроэнтерологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узачак. Конференциядә ашказаны-эчәк тракты яман һәм зарарсыз шешләренең эндоскопик һәм гастроэнтерологик диагностикасы мәсьәләләрен күтәрәчәкләр. 

2017 елның 14–15 апрелендә Казанда (ISRS) Халыкара стереотаксик радиохирургия җәмгыятенең «Хиазмаль-селляр тирәнең шешләрен, баш миенең метастатик шешләрен, шулай ук бавырның һәм ашказан асты бизенең яман шешләрен дәвалауда стереотаксик радиохирургия һәм радиотерапия» дигән белем бирү курсы узачак. Чарада нейрохирурглар, эндокринологлар, радиологлар, радиотерапевтлар, онкологлар катнашачаклар.


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Сочида «Хәзерге заман аугментацион маммопластикасы. Күкрәкне зурайту вакытында керү юллары: субмаммар, периареоляр, трансаксилляр. Аларның уңай һәм кире яклары» дигән мастер-класс булды.

2017 елның 7–8 апрелендә Казанда халыкара катнашу белән физиолог Александр Самойловның 150-еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Йөрәкнең фундаменталь һәм клиник  электрофизиологиясе. Аритмологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференция узачак.

23 апрельдә Казан дәүләт медицина университетында Ачык ишекләр көне узачак. Университетның җитәкчелеге укучылар һәм аларның ата-аналары белән традицион очрашуда медицина университетына кабул итү һәм анда укыту кагыйдәләренә бәйле кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

2017 елның 27 мартыннан башлап 2 апреленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7959 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1066 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6336– төрле авыруларга, шул санда 173 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.


31
март, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда табиблар-ортопедлар һәм травматологлар өчен AMTEC KAZAN  Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге белән хезмәттәшлектә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән оештырылган  «Артромастер» ассоциациясенең I Халыкара белем бирү мәктәбе ачылды. Чара эксперт лекциярәре форматында Белем бирү үзәгенең лабораториясендә осталыкларны гамәли эшкәртеп җиткерү белән уза.

Эш визиты барышында Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ваил Адамов һәм Чечен Республикасы сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Хасан Сайдаев шушы көннәрдә кан тамырлары һәм телемедицина үзәкләренең, онкология диспансерларының һәм башка юнәлешләрнең эшләрен оештыру көнүзәк мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.

Бүген Казанның Идел буе районының 88нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә сәламәтлек яшәү рәвешне пропагандалау буенча «Сәламәтлек мәктәбе» дигән масштаблы акция узды. Мәктәп укучыларына кунакка сәламәтлек саклау һәм мәгариф белгечләре, Казан шәһәр Думасы депутатлары килделәр. Алар сәламәт яшәү рәвешен саклау мөһимлеге турында укучыларга сөйләү өчен үз торышлыкларын, тәҗрибәне һәм белемнәрне берләштерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International