Эш сәфәре барышында Кытай Халык Республикасы Сычуань провинциясенең делегациясе Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Шулай Татарстан башкаласы кунаклары Республика клиник хастаханәсенең, Республика клиник онкология диспансерының, Балалар республика клиник хастаханәсенең, Регионара клиника-диагностика үзәгенең, Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең эшләре белән таныштылар.
Бүген «Бердәм Россия» көннәре» проектының чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәгенең медиклары Питрәч районында тикшерү уздырдылар.
Башкарма комитетның Мәгълүматый сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча идарәсе һәм Яр Чаллы шәһ. ММЧ «Шәһәр, предприятие, кешеләр» дигән махсус пректны җибәрделәр. Анда Чаллының алдынгы предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итәләр. Бүген фото һәм видеокамералар төзәгече астында Кама балалар медицина үзәге булып чыкты.
Түбән Камада Медицина хезмәткәре көненә туры китерелгән бәйрәм чарасы узды. Концерт Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе хезмәткәрләренең көчләре белән оештырылган иде. Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә 2,5 мең медик хезмәт итә. Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова билгеләгәнчә, хастаханәне нык һәм көчле коллектив аера.
Бүген Яр Чаллыда, Боровецкий урманы районында, ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше, шул санда ике яшьлек бала, зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә медиклар килгәнче вафат булды. Өч зыян күргән кеше урта дәрәҗәле хәлдә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә тапшырылды. ЮТҺ урынына Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.
Балык бистәсе үзәк район хастаханәсендә проректор, медицина фәннәре докторы Алексей Шулаев рәислеге астында Казан дәүләт медицина университеты белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан һөнәри укыту факультетының күчмә Галимнәр советы булды.
Минзәлә районында Медицина хезмәткәре көненә багышлаган тантаналы чара узды. Медхезмәткәрләрне Минзәлә муниципаль районының башкарма кмитеты җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Васил Гыйлаҗетдинов котлады. Үз чыгышында ул медикларның катлаулы хезмәтен югары билгеләде, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.
2017 елның 25 июнендә «Мега» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16га кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция узачак. Сәүдә үзәгенә килүче хатын-кызлар онкологлар-маммологларда сөт бизләрен түләүсез тикшерүне үтә алачаклар, консультация һәм онкология авырулары профилактикасы буенча күп файдалы мәгълүмат ала алачаклар. Бөтен теләүчеләр чакырылалар!
Саба районында мәни бизе авыруларын дәвалауның яңа методикасын – мәни бизе аденомасының лазер энуклеациясен керттеләр. Бу И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетыннан коллегалар булышлыгы аркасында мөмкин булды.
Киңәшмә республика төзелеш министрлыгының һәм Татарстан Президенты карамагында Госжилфондның вәкилләре, шулай ук микрорайонда торучылар катнашуы белән узды. Беренче сырхауханәнең ачылуы 2017 елның сентябренә билгеләнде. Моның өчен Татарстан Президенты карамагында Госжилфонд йортларның (900 кв. м. артык) арендалау килешүен «Спасение» медицина берләшмәсе белән төзеде.