ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

«Россиянең интеллектуаль милке һәм Россия регионнарының икътисады» дигән II Халыкара форумының йомгаклау утырышында  Республика клиник хастаханәсе эштә, уйлап таба торган, рационализатор һәм патент-лицензион эшчәнлек өлкәсендә ирешелгән, инновацион проектларны алга җибәрүдә  югары уңышлары өчен Федераль сәнәгать милке институтының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

2017 елның 6 февраленнән башлап 12нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8596 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1024 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6885– төрле авыруларга, шул санда 187 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 89 тапкыр чыктылар.


12
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Казанда,  Константиновка поселогында 5 кешегә (алар арасында 3 бала) сөрем исе тиде. Өч бала авыр хәлдә БРКХнә китерелде. Өлкән кешеләр уртача авыр хәлдә 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылдылар. Гадәттән тыш хәл урынына Казан шәһ. ашыгыч ярдәменең ике табиб бригадасы чыкты.


11
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Чистай районында, Чистай – Әлмәт а/ю 5км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның икесе ашыгыч ярдәм килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Ике зыян күргән кеше авыр хәлдә Чистай ҮРХнә урнаштырылды. ЮТҺ урынына Чистай ҮРХ ашыгыч ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты.


10
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү үзәгенең медицина советы булды. Анда 2016 елда оешма эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга приоритетлы бурычларны билгеләделәр.

13 февральдә 19.00 сәг. «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә «Тормыш музыкасы» дигән хәйрия концерты «Мы вместе – Без бергә» дигән пациентлар һәм волонтёрлар оешмасына булышлык эчендә  булачак.

2017 елның 13 февраленнән башлап 18нә кадәр «Неврология атнасы Казанда - 2017» дигән нейрофорум булачак. Аның чикләрендә әйдәүче неврологлар катнашуында өченче Бөтенроссия фәнни-гамәли «Бехтерев укулары» конференциясе; «Неврологиянең киләчәге» дигән яшь галимнәрнең  фәнни конференциясе һәм чираттагы неврология буенча өченче Бөтенроссия студентлар олимпиадасы узачаклар. Чаралар бөек галим һәм клиницист, нейрофәннәр титаны, Татарстанда туган  профессор В.М. Бехтеревның туган көненнән 160-еллыгына туры китерелгәннәр.

Медицина оешмаларының өстәнлеге пациентка юнәлеш тоту һәм хезмәт күрсәтүнең югары сыйфаты булырга тиеш – Әлмәт районында узган гадәттәге медицина советында игътибарны шуңа тупладылар. Анда 2016 елда Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлекләренең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.

Районның сәламәтлек саклау оешмаларының  йомгаклау отчет җыелмасы Лениногорск районында узды. Анда  катнаштылар: Татарстан Республиксы сәламәтлек саклау министры  урынбасары Владислав Виниченко, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгат Хөсәенов, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк.

Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә гадәттәге медицина советы узды, анда оешма эшенең йомкагларын ясадылар һәм яңа 2017 елга бурычларны билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International