Татарстанда диспансер учетында торучы наркомания белән авыручылар структурасында, 77 проценттан артыграк 20 башлап 39 кадәр яшьтәге яшь кешеләр тәшкил итә, дип бүген Татмедиада пресс-конференциядә Республика наркологик диспансеры баш табибының медицина бүлеге буенча урынбасары Резеда Хаева хәбәр итте.
Базарлы Матак үзәк район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы узды. Утырышның эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В.Виниченко, Әлки муниципаль районы башлыгының урынбасары Р.А. Билалов катнаштылар.
Мамадыш үзәк район хастаханәсендә Мамадыш муниципаль районының йомгаклау медицина советы узды. Утырышның эшендә районның башлыгы һәм Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы Советының рәисе Анатолий Иванов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау бүлегенең башлыгы Юрий Аржанов катнаштылар.
Атна эчендә Түбән Камада КРВЙ диагнозы 1607 пациентка куелды. Алар арасында 964 – 14 яшькә кадәр балалар. Түбән Кама буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш штаттан тыш эпидемиологы Елена Пискарева сүзләре буенча, узган атна белән чагыштырганда җитди булмаган усеш күзәтелә. Өлкәннәр арасында – 4,5%ка һәм балалар арасында – 8, 6%ка. Түбән Камада гриппның лабораториядә расланган очраклары теркәлмәде.
2017 елның 16 февраленнән башлап 18нә кадәр AMTEC KAZAN Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VI Россия-Европа белем бирү симпозиумы узачак. Бу елда симпозиум темасы бик масштаблы һәм «Кешелеккә глобаль чакырулар: торакаль хирурглар, сез әзерме?» дип яңгырый.
15 февральдә Казанда Идел буе федераль округының баш штаттан тыш пластик хирургларының профильле комиссиясе утырышы узачак. Утырышта катнашалар: Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, м.ф.д. Н.Е. Мантурова, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов, ИФОның баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, профессор А.Х. Исмәгыйлев, ИФОның баш штаттан тыш белгечләре пластик хирурглары. Утырышта Идел буе федераль округында пластик хирургиянең үсеш мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерында сөт бизенең реконструктив-пластик хирургиясе буенча XVIII Интенсив курс булды. Анда Днепропетровск, Новокузнецк, Обнинск, Нижневартовск, Чиләбе, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Симферопль, Казахстан белгечләре һ.б. катнашты.
Татарстан башкаласына сәламәтлек саклау буенча РФ Федераль җыелышының Дәүләт думасы комитетының рәисе Дмитрий Морозов килеп китте. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова республиканың әйдәүче медицина оешмаларының эшен Дәүләт дума Комитетының җитәкчесенә тәкъдим иттеләр.
Регионара клиник-диагностик үзәгендә Медицина советының утырышы узды. Анда 2016 елның эш йомгакларын ясадылар, агымдагы елга приоритетлы максатларны һәм бурычларны билгеләделәр.
Болгар шәһ. район Мәдәният йортында 2016 ел өчен Спас муниципаль районы сәламәтлек саклау тармагының эш йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланган «Спас ҮРХ» ДАССОда медицина советының утырышы булды.