2017 елның 18 февралендә Әлмәт шәһ. «Западный» СҮдә 10.00 сәг. башлап 16.00 кадәр «Мәгариф шешләргә каршы» мәгълүматый кампаниясе чикләрендә «Әлмәт күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция булачак. Әлмәттә торучы хатын-кызларга онколог-маммолог табибының консультациясен алырга, түләүсез тикшерүне узарга һәм онкологик авырулар турында күп файдалы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Исегезгә төшерик, узган елда шундый акциядә катнашучы 560 хатын-кызның сөт бизләренең 88 төрле патологиясе ачыкланды, алар арасында тире яман шешенә 1 шик һәм сөт бизе яман шешенә 6 шик.
Яңа кафедраны оештыру турында Идел буе федераль округының баш штаттан тыш белгече пластик хирургы, профессор Артур Исмәгыйлев хәбәр итте.
ТР ССМ Республика клиник хастаханәсе фәнни-тикшеренү бүлегенең, патент һәм уйлап табу эше бүлегенең хезмәткәрләре «Интеллектуаль милек һәм Россия регионарының икътисады» дигән икенче Халыкара форумында катнаштылар. Форумда алар үз проектларын башка фәнни оешмаларның проектлары арасында тәкъдим иттеләр.
«Дуслык сырхауханәсе» ТКҮРКПХнең 2нче номерлы сырхауханә җирлегендә барлыкка киләчәк. Моның турында бүген Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова катнашуы белән эш киңәшмәсендә Түбән Камада хәбәр иттеләр.
Республика клиник психиатрия хастәханәсендә гадәттәге медицина советы узды. Анда 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга планнарны билгеләделәр.
Бүген Казан шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясендә ел саен була торган медицина советы узды. Анда 2016 ел эчендә Станциянең эш йомгакларын ясадылар һәм иң якындагы елга эшчәнлекнең приоритетлы юнәлешләрен билгеләделәр.
Бөгелмә муниципаль районы сәламәтлек саклауның медицина советы Бөгелмәдә булды. Анда 2016 елда сәламәтлек саклау оешмалары эшчәнлегенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә йомгаклау медицина советы булды. Утырышта катнаштылар: Түбән Кама районы буенча сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова һәм ТР Түбән Кама районы Советының коррупциягә каршылык күрсәтү буенча бүлек башлыгы Илдар Ильясов.
Кама балалар медицина үзәгенең перинаталь үзәгендә Бөтен гашыйклар көнен йөрәк формасында имбир прәннекләрнерәсемнәр белән бизәү буенча мастер-класс белән билгеләделәр. Йөклелек патологиясе бүлегенең пациенткалары катнаштылар. Булачак әниләр өчен мастер-классны «Элеонора Штратэ иҗади кухнясе» уздырды.
Татарстан Респубикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы йомгаклау коллегиясенә туры китерелгән Healthy Nation журналының яңа чыгарылышы хәзер электрон юрамасында да ала алырлык. 2017 ел Татарстанда Терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән көрәшү елы дип игълан ителде, һәм әйдәүче белгечләрдән фәнни-популяр мәкаләләр блогы нәкъ травматология һәм ортопедия мәсьәләләренә багышланды.