ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2017 ел
җомга

Үзган елда Түбән Камада торучы 123 кешегә колоректаль рак диагнозын куйдылар. Бүген моның турында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең онкология бүлеге мөдире Марат Хәйруллин белдерде. Ул Түбән Кама районы онкология хезмәте эшенең йомгакларын ясады. Исегезгә төшерик, 2016 ел онкологик авырулар белән көрәшүнең химаясендә узды.

Чирмешән үзәк район хастаханәсендә медицина советы булды. Анда 2016 ел эчендә Чирмешән районы сәламәтлек саклау тармагы эшенең йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр. 

 Бүген Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисенең урынбасары Юрий Камалтыновның катнашуы белән Яңа Чишмә районы Советының йомгаклау сессиясе булды. 2016 ел эчендә Яңа Чишмә муниципаль районы социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы В.М.Козлов сөйләде. Утырышта районда сәламәтлек саклау үсешенең мәсьәләләренә дә кагып үттеләр. Татарстан  Республикасы буенча кеше хокуклары буенча вәкил С.Х.Сабурская Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе коллективын «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәрчеге» уникаль проектын гамәлгә ашыруда катнашу өчен  рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Бүген Казанда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәге җирлегендә академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VI Россия-Европа белем бирү симпозиумы ачылды. Бу елда чараның темасы нигезле һәм масштаблы булып яңгырый –  «Кешелеккә глобаль чакырулар: торакаль хирурглар, сез әзерме?».

Казанда 16 февральдән башлап 19на кадәр 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә киң профиль табиблары өчен гамәли автор тренинг-семинары уза. Семинарны психотерапия өлкәсендә танылган белгеч Т.Ю. Колошина уздыра.

Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә оешма баш табибы Илгиз Хидиятовның Яшел Үзән муниципаль районы Сугыш һәм хезмәт ветераннарының (пенсионерларның), кораллы көчләрнең һәм хокук саклау органнарының җәмәгать оешмасы Советының әгъзалары белән очрашуы узды.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

«Сәламәтлек саклау өлкәсендә менеджмент» дигән квалификация күтәрү чикләрендә бүген Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенә Байкал арты крае һәм Амур өлкәсе вәкилләре килеп киттеләр.

Халыкара балалар онкологлары җәмгыяте патронаты астында 15 февральдә ел саен күп илләрдә  (International Childhood Cancer Day) Бөтендөнья онкология белән авыручы балалар көне үткәрелә.  Онкология авырулары белән көчкенә пациентларга булышлык максаты белән 40 артык дөнья иле хәрәкәткә кушылды.

Казан дәүләт медицина академиясендә иртәгә «Милли онкологик программа концепцияләре. Федераль һәм региональ компонентлар» дигән координацион киңәшмә булачак. Киңәшмәдә Идел буе федераль округында онкологик ярдәмнең хәле, милли онкологик программалар, онкологик  пациентларны дару терапиясе белән тәэмин итүдә инновацион алымнар, халыкка онкологик ярдәмне камилләштерү һ.б. турында фикер алышачаклар.

Республика клиник онкология диспансерында (РКОД) Идел буе федераль округының (ИФО) баш штаттан тыш белгечләре, пластик хирурглары утырышы булды. Аны РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече, пластик хирургы,  медицина фәннәре докторы  Наталья Мантурова уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International