ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә, 2016 елның нәтиҗәләре буенча кирәкле дару чараларын тәэмин итү, 7 финанс ягыннан чыгымлы булган авырулар буенча, Татарстан Республикасы гражданнарын түләүсез дару чаралары белән тәэмин итү, «Медикаменты» статьясы буенча медицина оешмаларын дару белән тәэмин итү программаларын тормышка ашыруга багышланган, республика киңәшмәсе булды. Видеоконференция тәртибендә киңәшмәнең эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Гүзәл Шакирова, «Таттехмедфарм» ДУП  генераль директоры  Олег Акберов катнаштылар.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Яңа Чишмә үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Рафис Салихҗан улы Вафин билгеләнде.

ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең Республика фәнни-гамәли травма үзәге хезмәткәрләренең коллективы белән «Балаларда бот сөяген диафизар сындыруны тышкы беркетү аппаратларын куллану белән дәвалау» дигән басма чыгарылды. Китап авторлары – баш гыйльми хезмәткәр, м.ф.д. А.П.Скворцов, гыйльми хезмәткәр, м.ф.к. И.В.Яшина һәм балалар травматологиясе һәм ортопедиясе бүлеге мөдире, м.ф.к. П.С.Андреев.

Узган атна белән чагышырганда Түбән Камада КРВЙ белән авыручылар саны 6%ка кимеде. КРВЙ 1537 кешедә теркәлде, аларның 887 –  бала.


7
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе әгъзалары һәм Федераль җыелышның Дәүләт думасы депутатлары белән очрашу беркетмәсен (05.11.2016 булган) башкару максатыннан, Татарстан икътисадына федераль акчаларын китерү мәсьәләсе буенча эш төркеменең утырышы булды.


6
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Онкологик авыруларның профилактикасы буенча өлкән буынының кешеләре белән эшләү өчен дини конфессияләр вәкилләре тартылачаклар.

4 февральдән башлап 10на кадәр Татарстанда гадәттәге масштаблы һөнәргә юнәлеш бирүче чара – «Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән Медицина фестивале уза. Фестиваль чикләрендә факультетларны тәкъдим итү, дәвалау оешмалары, КДМУ музейлары буенча экскурсияләр,  күнегүләр, конкурслар, психологик тестлаулар уздырылалар.

2017 елның 30 гыйнварыннан башлап 5 февраленә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8480 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 987чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6814– төрле авыруларга, шул санда 206 инсультка һәм 45 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 100 тапкыр чыктылар.

Якшәмбе көнне, көндез, Лаеш районында, Казан– Оренбург а/ю 47нче км ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль һәм микроавтобус бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян курде, шул санда 2 бала (2011 һәм 2015 елда туган). Бер бала авыр хәлдә, икенчесе уртача авыр хәлдә БРКХнә китерелде, 3 кеше авыр хәлдә һәм бер кеше уртача авыр хәлдә РКХнә китерелде, бер зыян күргән хатын-кыз кәнәгатьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.


4
февраль, 2017 ел
шимбә

«Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах» дигән Медицина фестивале чикләрендә Югары медицина тегнологияләренең белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның чыгарылыш курсларының студентлары, 2нче ел укуның интерннары һәм ординаторлары белән очрашуы булды. Очрашу барышында ведомство башлыгы бүген сәламәтлек саклау ничек яши һәм тармакта нинди үзгәрешләр көтелә булачак коллегаларга сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International