ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2017 ел
шимбә

6 февральдә Татмедиада бу датага туры китерелгән пресс-конференция узачак. Пресс-конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры баш табибы Илдар Хәйруллин, профессор, ТР һәм ИФО баш онкологы, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов катнашачаклар.


3
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген «Студенческая» 4нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Гәйфуллинаның озатуында Мурманск өлкәсе делегациясе килеп китте.

Аренда торакларын бирү буенча ТР Президенты карамагындагы «Дәүләт торак фонды» программасы буенча бүленгән яңа квартирларның ачкычларын бүген ике Түбән Кама табибына тапшырдылар. Өй туен Балалар шәһәр хастаханәсенең медиклары шушы көннәрдә инде бәйрәм итәчәкләр. Медиклар яңа, якты, иркен (72 кв.м.) квартирларга урнашачаклар. Бүген яңа өйгә күчүчеләргә ачкычларны Түбән Кама районы Башкарма комитеты торак сәясәте бүлегенең башлыгы Илнар Бадретдинов, Түбән Кама районы  буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова һәм  «Перинаталь үзәге белән БШХнең» баш табибы Рамил Хәмидуллин тапшырдылар.  

Муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлегенә бәя кую нәтиҗәләре буенча индикатив күрсәткечләре буенча 9 ел эчендә беренче тапкыр 2016 елда Яр Чаллы шәһ. беренче урын алды. Рейтингта икенче урынны Тукай районы алды, өченчене – Түбән Кама шәһ.

4 февральдә ел саен «Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көне» билгеләнә. Бөтен дөнья буенча онкологик авырулар белән көрәшүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. ТР ССМ Онкология хезмәте Онкологик авырулар белән көрәшү көненә багышланган чараларда актив катнаша.

Бүген 7 сәг.35 мин. Минзәлә районында, «Волга» ФАЮ М-7 1088 км-да, ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче 2 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көне алдында Республика медицина профилактикасы үзәгендә ТР буенча РФ ГТХМ Укыту үзәгенең тыңлаучыларына онкологик авыруларның профилактикасы турында сөйләделәр.


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республики Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Коллегиядә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин төп доклады белән чыгыш ясады. ТР Сәламәтлек саклау башлыгы сөйләгәнчә, республика сәламәтлек саклавы өчен социаль-икътисадый үсешенең дәүләт стратегиясенең һәм сәламәтлек саклау үсеше региональ стратегиясенең системлы чараларын гамәлгә ашыруда узган ел тагын бер адым булды. Россия Федерациясе Президенты Указлары, Федераль җыелышына Федерация Посланиесе һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына Посланиесе белән эштә төп юнәлешләр бирелделәр. 

Медицина регистраторлары телефонда бүтән «утырмыйлар». Аларның өйгә чакыруларны кабул итү буенча бурычлары махсус хезмәткә тапшырылдылар.

Республика клиник тире-венерологик диспансерының Түбән Кама филиалында хастаханә медицина советының киңәйтелгән  утырышы узды. Анда 2016 елның йомгакларын ясадылар, агымдыгы елга приоритетлы бурычларны билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International