ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Көн элек кич белән Балык Бистәсе районында, М-7 Волга ФАЮ 30нчы км ЮТҺ булды. Җиңел һәм йөк автомобильләр  бәрелешү нәтиҗәсендә 3 кеше зыян күрде, балалар юк. Ашыгыч ярдәм килгәнче 2 кеше һәлак булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә РКХнә китерелде. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри мәгариф бүлеге башлыгы Роза Шаяхметова беренче ярдәм күнегүләренә Татарстан педагогларын өйрәтү буенча «Иминлек» проекты чикләрендә гамәлгә ашырылган ачык дәрескә килеп киттеләр.

2017 елның 4 февралендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе мәктәпләрнең укуны тәмамлаучыларын һәм өлкән классларда укучылырын республиканың балалар сәламәтлек саклау әйдәүче оешмасының эше белән танышырга һәм БРКХ төрле бүлекчәләренә килеп китәргә чакыра. «Ак халатлы фәрештәләр Ангелы в белых халатах» дигән медицина фестивале БРКХдә 10.00 сәг. башланачак. Булачак балалар табибларын БРКХ стационарында (Оренбург тракты, 140) да, Идел буенда иң зур «Азино» сырхауханәсендә дә көтәләр.

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Республика медицина мәгълүматый-аналитик үзәге» ДАССО директоры вазыйфасына Равил Рашид улы Гарипов билгеләнде.

Диспансерлаштыру барышында беренче ачыкланган авырулар арасында эчке секреция бизләре авырулары беренче урында торалар. Анда липид алмашу бозылулар (атеросклероз) һәм симерүләр күпчелек тәшкил итәләр. Ачыклану саны буенча икенчесе – кан әйләнеше системасы авыруларының (артериаль гипертония, йөрәкнең ишемик авыруы) классы.  Өченче урында сидек-җенес органнары системасы авырулары (сөт бизенең зарарсыз дисплазиясе, мәни бизенең аденомасы) торалар.

Медицина оешмаларының төп мәсьәләләре – хезмәт күрсәтүнең түбән сыйфатына шикаятьләр, персоналның тупас мөгамәләләре, үз вакытында булмаган  хезмәт күрсәтү. Бу дәгъвалар, кайвакыт, дәлилләнмәгән була, һәм медицина хезмәткәре бу хәлдән ничек һөнәри чыгарга белергә тиеш – пациент теләкләрен канәгатьләндереп һәм медицина оешманың репутациясенә зыян китермичә, конфликтны хәл кылырга.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Киңәшмәдә «Русфонд» белән озак сроклы проектлар буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шул санда паллиатив ярдәмне өйдә күрсәтүдә мохтаҗ булган балаларга  медик-социаль ярдәм күрсәтү.

Татарстанда эпидсезон башыннан көчле респиратор вируслы йогышларның (КРВЙ) урта һәм авыр формалары белән 8422 кеше (6057 бала һәм 2365 өлкән кеше) хастаханәләргә урнаштырылды. Моның турында бүген ТР Министрлар кабинетында Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин хәбәр итте.

Бүген Беларусь Сәламәт саклау министрлыгы делегациясе эш сәфәре чикләрендә Республика клиник хастаханәсенә һәм Казан шәһ.7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә – Ашыгыч медицина үзәгенә килеп китте.

Кама балалар медицина үзәгендә узган елның йомгаклары буенча отчет җыелышы булды. Чарада ТР ССМ дәвалау һәм профилактика идарәсе балаларга медицина ярдәмен оештыру һәм бала тудырырга ярдәм итү хезмәте бүлегенең башлыгы Елена Игнашина, МЗ РТ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Олег Сабаев, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шавалиев катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International