ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Яр Чаллыда грипп белән авыручылар санының кимүе күзәтелә. Узган атнаның йомгаклары буенча, 23 гыйнвардан башлап 29на кадәр медицина ярдәме өчен КРВЙ һәм грипп билгеләре белән 4521авырып китүче кеше мөрәҗәгать итте. Аларның 14 яшькә кадәр балалар арасында 3306 очрак теркәлде. Шул ук чор эчендә грипп лабораториядә 13  кешедә расланды, аларның 10сы – балалар. 4нче атнада КРВЙ һәм грипп белән авыручылар санының күрсәткече эпидбусагадан 22% түбәнрәк.

Бүген Казанның 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе,  яшьләргә дус «Отражение» клиникасы  КФУ медик-профилактик эшне һәм психологик ярдәм оештыру бүлеге белән бергә студентлар өчен «Кеше организмында витаминнар һәм  микроэлементлар роле» темасына укулар уздырдылар. Табиб-эндокринолог Л.А. Әхмәтшина майда эрүчән витаминнар, атап әйткәндә,  «Д» витамины турында сөйләде. Шундый витаминнар категорияләрен куллану буенча һәм аларны  иң яхшы үзләштерү өчен тиешле азыкларны дөрес ашау буенча киңәшләр бирелде.

Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә паллиатив ярдәм күрсәтү темасына семинар узды. Табиблар алдында медицина фәннәре докторы, КДМАнең онкология, радиология и паллиатив медицина кафедрасы доценты, ТР онкологлары Фәнни җәмгыятенең сәркәтибе РТ Зинаида Афанасьева чыгыш ясады. Билгеләргә кирәк, шушы елда оешмада паллиатив ярдәм кабинетын ачырга планлаштырылган.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә «Дуслык травмпункты» проектын тәкъдим иттеләр. Проектны гамәлгә ашыру белән таныштылар: ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Ләйлә Фазлеева, ТР  Дәүләт советының депутаты Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһ. Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин һәм ТР ССМ Яр Чаллы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев.

Бүген ТР  Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең вәкилләре белән очрашуы булды.

Бүген Казанга Испаниянең  сәламәтлек саклау вәкилләре килделәр. Башкала кунаклары Казанның сәламәтлек саклау беренчел буынының үсеш стратегиясе белән таныштылар, БРКХнең 3нче номерлы балалар сырхауханәсен, «Дуслык сырхауханәсе» проектын гамәлгә ашыра торган 18нче номерлы шәһәр сырхауханәсен карап чыктылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Казан шәһ. халкына беренчел  медик-санитар ярдәм күрсәтү системасының хәле һәм үсеш перспективалары темасына «түгәрәк өстәл» узды. Утырышны Казан шәһәр думасының шәһәрдә торучыларның сәламәтлеген һәм әйләнә-тирәдәге мохитны саклау буенча даими комиссия Рәисе, «ТР ССМ БРКХ» ДАССО баш табибы Рафаэль Шавалиев ачты һәм утырыш модераторы булып чыкты. Ул комиссия эшенең приоритетлы юнәлешләрен бүлеп чыгарды һәм очрашу катнашучыларын Казанда медицина ярдәмен күрсәтү системасын үстерү һәм камилләштерү буенча тәкъдимнәр хәзерләүдә катнашуга чакырды.

Расланган һәм сәламәтлек саклауга кертелә торган «Дуслык сырхауханәсе» дигән Татарстан стандарты хәзер Яр Чаллы шәһәренең 6нчы номерлы шәһәр сырхауханәсендә гамәлгә ашырыла.

2017 елның 23 гыйнварыннан башлап 29на кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8536 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 894 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6950– төрле авыруларга, шул санда 159 инсультка һәм 46 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 100 тапкыр чыктылар.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе җирлегендә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры Яр Чаллы филиалының химиотерапия бүлеге ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International