ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасына визит чикләрендә Мурманск өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Баш табиб Р.Ф.Гайфуллин кунакларны каршылады һәм республика клиникасының эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныштырды. Делегация составында килделәр: Мурманск өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Валерий Геннадий улы Петрухин, «П.А.Баяндин исемендәге Мурманск өлкәсе клиник хастаханәсе» ДӨБССО баш табибы Александра Павел кызы Будова һәм «Аппатит-Киров үзәк шәһәр хастаханәсе» ДӨБССО баш табибы Юрий Семен улы Ширяев.

Алабугада шәһәрнең аскы бүлегендәге халыкка хезмәт күрсәтү өчен гомуми практика табибының яңа офисы ачылды. Монда инде яңа хәзерге заман җиһаз урнаштырылды – табибка кадәрге, карау һәм процедуралар кабинетларында. Монда да пациентлар больничный листлар һәм белешмәләр оформить итә алалар яисә кабул итүче белгечләрнең берсенә (Азал Сабирзяновка яки Татьяна Родионовага) электрон язылу терминалы белән файдалана алалар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгында республикада «Иминлек» проекты башлана, аның чикләрендә инде 2017 елда 18,5 меңнән артык укытучыны һәм тәрбияләүчене беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтәләр.

Бүген Казанның 131нче номерлы лицеендә 7нче класс укучылары өчен тәмәке тарту профилактикасы буенча акция узды. Балалар алдында «Гомуми эш» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы вәкиле чыгыш ясады – ул тәмәке тарту зарары һәм аның яшүсмер организмына зарарлы тәэсире турында сөйләде. Республика медицина профилактикасы үзәге гигиеник тәрбияләү бүлегенең табибы сәламәт яшәү рәвеше һәм зарарлы гадәттән баш тарту озак елларга сәламәтлекне ныгытуга һәм саклауга булышалар, дип билгеләде.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мурманск өлкәсе сәламәтлек саклау министрының эш визиты барышында Валерий Перетрухин һәм Мурманск өлкәсенең эре сәламәтлек саклау оешмаларының җитәкчеләре бу көннәрдә кан тамырлары һәм телемедицина үзәкләренең, онкология диспансеры бүлекләренең   эш оештыруының көнүзәк мәсьәләләре буенча һәм башка юнәлешләр буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш тәҗрибәсен өйрәнәләр.

Татарстанда  травматизмның профилактикасы буенча ункөнлек уза. Аның чикләрендә халык игътибарын табиблар бу мәсьәләгә юнәлдерәләр. Дәвалау оешмаларында һәм уку йортларында әңгәмәләр һәм лекцияләр үткәрәләр. Анда кышкы вакытта кешеләр кабул иткән сындырулар, бәрелүләр һәм сузылулар профилактикасы турында халыкка сөйлиләр.

Иртәгә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы химиятерапия бүлегенең ачылуы булачак. Республика  бюджеты исәбеннән бинаның капиталь ремонты эшләнде һәм җиһазлар сатып алынды.

Бүген КДМУда асептикага нигез салучы, күренкеле венгрия акушер-табибы  Игнац Филипп Земмельвейска багышланган, асептиканы ачу моментыннан 170-еллыгына туры китерелгән күргәзмәнең ачылуы булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт советының депутатлары эш визитлары чикләрендә Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Илнур Халфиев озатуында киләчәктә буенча 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе күчәчәк бинаның (Р.Зорге ур., 103) төзелеш барышы белән таныштылар.

Бүген Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең элекке табибы-ревматологы Роза Хамзина 90-еллык юбилеен билгели. Консультатив-диагностик сырзауханәнең хезмәткәрләре - элек булган коллегалары аны әһәмиятле көне белән тәбрикләргә килделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International