ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Республика канн үзәгендә бүген Россия Федерациясенең Мактаулы доноры Әнвәр Гыйниятуллинны Россия Федераль медик-биологик агентстлыгының ведомство билгесе – «Донор хәрәкәтенә булышлык өчен» медале белән бүләкләү булды.

Әлмәт «Татнефть» ААҖнең спорт комплексында Әлмәт медицина хезмәткәрләренең  спартакиадасы узды. 13 ел инде Татарстанның нефть башкаласының медицина хезмәткәрләре шәхси урняк белән спорт белән шөгыльләнергә чакыралар.

Түбән Кама медицина көллиятендә Өлкәннәр көненә багышланган «Зирәклек көне» бәйрәме узды. Ветераннар өчен бәйрәм ашы оештырылды, һәр ветеранга бүләкләр, чәчәкләр, рәхмәт хаты һәм  Түбән Кама медицина көллиятенең 50-еллык юбилеена багышланган китап тапшырылды.

2016 елның 26 сентябреннән башлап 2 октябренә кадәр Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8072 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1247 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6238 – төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 40 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 110 тапкыр чыктылар.

Яр чаллы шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең хезмәткәрләре 1 октябрьдә узган «Урман утырту көне» дигән республика акциясендә катнаштылар. Алар Чулман проспекты буенча 31нче комплексы буйлап миләшләр һәм каеннар утырттылар.

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә дөньяның күп илләрендә солидарлык һәм бөтен дөнья табибларының актив хәрәкәт көне дип саналган Халыкара табиблар көнен билгелиләр.

Өлкәннәр ункөнлеге чикләрендә Әлмәт шәһәр стоматология сырхауханәсендә гадәттәгечә сырхауханәнең формалашуына бик зур өлеш керткән медицина хезмәтенең ветераннары җыелдылар. Бәйрәм атмосферасын  Ветераннар советы рәисе Рәмзия Әхтәмова, баш табиб Шәүкәт Госманов һәм  медицина оешмасының хезмәткәрләре тудырдылар.

Биектау районында Өлкәннәр көненә багышланган акция уза. Аның чикләрендә өлкән кешеләр үз артериаль кан басымын үлчи  һәм табиб-терапевтның консультациясен ала алалар. Акциядә инде 200 артык районда торучы катнашты.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

«Сәламәт мәктәп» акциясе Казанда бүген башланды. Акция чикләрендә Балалар республика клиник хастаханәсенең белгечләре Казан шәһ. 35нче мәктәпкә видеомонитор бүләк иттеләр, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше буенча дәрес үткәрделәр.

Бүген Казанда  (Modern Engineering Systems - MES) «Архитектура һәм җәмәгать биналарында инженер системалары» дигән X юбилей халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International