Казанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Мәгариф һәм фән министрлыгының белгечләре өчен, шулай ук Казан медицина университеты һәм Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең укытучылары һәм студентлары өчен семинарлар циклы узды. Семинарда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларны реабилитацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.