Бүген Чистай районында Казан – Оренбург а/ю 124нче км-да ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше зыян күрде, шул санда 1 кеше ашыгыч медицина ярдәме килгәнче ЮТҺ урынында һәлак булды. Ике зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм дүрт зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә Чистай ҮРХнә тапшырылды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең 5 фельдшер бригадасы чыкты.