Кереш сүзе белән катнашучыларга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С.А. Осипов мөрәҗәгать итте. Ул ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче, социаль юнәлештерелгән, коммерцияле булмаган җәмәгать оешмалары белән ВИЧ-йогышның профилактикасы өлкәсендә конструктив хезмәттәшлек килеп чыкты, дип билгеләде.
Табиб һөнәре – Җирдә иң борынгы һәм хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Табиб булырга әзер кешеләргә Түбән Камада булышлык күрсәтәләр. Шуны раслаучы факт – 27нче номерлы мәктәптә 30 мартта узган очрашу. Укучылар һәм аларның ата-аналары белән берничә сәгать буе Ижевск дәүләт медицина академиясе (ИДМА) вәкилләре аралаштылар. Шул санда уку йортының ректоры Николай Сергей улы Стрелков.
28–29 мартта Татарстан Республикасының 11 табибы сәламәтлек саклау өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен Мәскәү сырхауханәләренә һәм хастаханәләренә килеп китте.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә Республика «Педиатр көне» семинар-киңәшмәсе узды. Эштә Татарстанның бөтен территорияләренең 70 артык әйдәүче белгече – балалар стационарларының һәм сырхауханәләренең җитәкчеләре, район педиатрлары, «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның вәкилләре катнашты.
ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенә Комитетның рәисе Бахаргуль Саймат ханым башлыгында Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районының Сәламәтлек саклау эшләре һәм гаиләне планлаштыру буенча комитетының делегациясе килеп китте. Республика клиникасына кунакларны ТР сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Фатыйх кызы Яркаева озатып барды.
2016 елның 29 мартында Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә шәфкать туташлары өчен «Стационар шартларында пациентларны карауны оештыру» темасына белем бирү семинары булды.
Казан дәүләт медицина университеты Бердәм диктант – грамоталылыкны тикшерү буенча моңарчы булмаган акция инициативасы белән чыкты. 23 апрельдә бөтен теләүчеләр Казан ДМУның уку йортларында урнашкан ачык мәйданчыкларына килә һәм татар телендә Бердәм диктант яза алачаклар. Акция бөтен мәйданчыкларда бер үк вакытта 14.00 сәг. башланачак. Диктантта катнашучылар татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан кешелелек, игелеклелек һәм мәрхәмәт хисләрен пропагандалаучы өзекне язачаклар.
Россия шоу-бизнесының атаклы җырчысы һәм ЮНЭЙДСның Яхшы ният илчесе Вера Брежнева «Үзеңне тикшер! – Казан марафоны 2016» медиа катнашучыларының рәтләрен тулыландырды. Ул 777 ВЕРА номер астында 10 км арага йөгерәчәк.
2016 елның 31 мартыннан башлап 1 апреленә кадәр Казан шәһ. ел саен була торган халыкара катнашу белән «XXI гасырда кеше сәламәтлеге» 2016 дигән Сигезенче Россия фәнни-гамәли конференция узачак. Татарстаннан, Мәскәүдән, Кырымнан, Якутиядән, Казахстаннан, Белоруссиядән, Төньяк Осетиядән гомуми саны 1500 артыграк кеше белән делегатлар Ершов ур., 1а адресы буенча Корстон СКККда 2 көнгә очрашачаклар.
«Педиатр көне» Республика семинар-киңәшмәсе «Татарстан Республикасында балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру. Район табиб-педиатрының роле» темасына балаларга медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын яхшырту һәм табиб-педиатрларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максаты белән уздырыла. Семинар 2016 елның 30 мартында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның җирлегендә 1нче консультатив сырхауханәнең конференц-залында (Казан, Оренбургский тракт, 140) узачак. Татарстанның үзәк район хастаханәләренең балачак һәм бала тудырырга булышу буенча баш табиб урынбасарлары, район педиатрлары, балалар стационарлары һәм сырхауханәләре җитәкчеләре катнашуга чакырылдылар.