Бүген Кукмара районының Зур Сәрдек саласында модульле фельдшер-акушерлык пунктының ачылуы булды. Ачуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, Кукмара муниципаль районы башлыгы С.Д.Димитриев, Кукмара РҮХ баш табибы Р.Б.Халиев катнаштылар.
Аннан соң медхезмәткәрләр катнашуында «2016 елның беренче яртысында район сәламәтлек саклау оешмалары эшенең йомгаклары» темасына Кукмара районының киңәшмәсе булды.