2013 елның 28 августында ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе составында «Азино» балалар сырхауханәсе ачылды. Монда Казанның «Азино» микрорайонының балаларына һәм яшүсмеләренә беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтелә, беркетелгән балалар халкының саны 30 меңнән артык кеше тәшкил итә. Балалар сырхауханәсе җирлегендә консультатив-диагностика бүлеге, амбулатор травматология һәм ортопедия бүлеге, медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эшлиләр.