ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2016 ел
чәршәмбе

Тәмәке һәм алкоголь зыяны турында Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре «А.М.Горький исемендәге  Яшел Үзән заводы» ААҖдә сөйләделәр. Алар тәмәке тарту теләген ничек җиңәргә һәм зарарлы гадәтләргә яңадан кире кайтмас турында сөйләделәр. 50 эшче анкеталауда катнашты, психолог чыгышын тыңлады һәм тулы җаваплар алды. «Тәмәке десанты» эшчеләргә үзләрен смокелайзерда тикшерергә тәкъдим итте. 28 кеше «Тәмәке десантында» катнашырга теләк белдерде. Тәмәке тартучыларга  Яшел Үзән сәламәтлек үзәгенә психотерапевтка мөрәҗәгать итәргә һәм зарарлы гадәтне җиңеп карарга киңәш бирелде.

Бүген «Волга» М-7 ФАЮның 864 км ЮТҺ булды. 2 җиңел һәм бер йөк автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, шул санда 1 кеше ЮТҺ урынында АМЯ килгәнче үлде. ЮТҺ урынына  Питрәч РҮХ АМЯ табиб бригадасы чыкты һәм өстәмә Казан шәһ. АМЯС табиблар бригадасы чакырылды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм икесе уртача авыр хәлдә Питрәч РҮХнә тапшырылды, РКХнә күчерелә. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә 7нче номерлы ШХнә тапшырылды.

Өч көнлек чарада сөт бизе хирургиясенең яңа методикалары турында фикер алышынды: сөт бизе хирургиясенең онкологик, эстетик, функциональ һәм реконструктив аспектлары. Бу конференция сөт бизенең эстетик һәм реконструктив хирургиясенең гамәли аспектларына, белгечләрдән киңәшләр һәм  рекомендацияләр белән бәйләнешле эзлегүләрне азайтуны һөнәри аңлауны һәм чын тормыш тәҗрибәсен берләштерде. Чара читен очракларны уйлашу һәм «түгәрәк өстәлләр» форматында узды.


22
март, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 22 мартта Казанда республика сәламәтлек саклавының иң мөһим вакыйгаларының берсе – III Региональ «Яхшы сыйфатлы тормышка кайтарып» дигән фәнни-гамәли конференция уза.

Чараның әһәмиятлегенә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Юнус улы Вафин һәм башка югары кунаклар басым ясадылар.


21
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Түбән Кама медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре «Милосердие» үзәгендә ял итүчеләр өчен онкологик авыруларны профилактикалау турында лекция укыдылар. Шушы үзәктә районда яшәүче инвалидлар һәм пенсионерлар дәвалауны узалар. Ул инде өченче охшаш өчрашу. Бу юлы лекцияне тыңларга 70кә якын кеше килде.

Туберкулёз –эшкә иң сәләтле (18 башлап 40 кадәр) яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген югалту сәбәбе. Шартлар хезмәт белән төзәтү оешмаларының контингентлары арасында туберкулёзның бик киң таралганы белән кискенләшәләр. Туберкулёз – ул җир шары халкы арасында киң таралган һәм мең еллар дәвамлыгында булган йогышлы авыру. БССО мәгълүматлары буенча, дөньяда ел саен туберкулез белән авыручылар санының 9 млн хәтле очрагы теркәлә.

«Республика клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССОда беренче

«Галукомалы пациентның мәктәбе» – табиб-офтальмологның, глаукоматологның лекция-әңгәмәсе булды.  Анда глаукома нәрсә ул, аның белән ничек яшәргә, аны ничек кисәтергә һәм үзеңнең күрү сәләтен саклау өчен ничек үз вакытында дигостикалау турында сөйләделәр.

Сәламәтлек саклау системасының үсешенә кертелгән махсус өлеш һәм күпьеллык нәтиҗәле эш өчен «Татарстан Республикасы алдында күрсәткән хезмәт өчен» орденының медале белән 75 еллык юбилеен билгеләгән Наил Сәлах улы Садыйков бүләкләнде. Тапшыру турында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның указын Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин укыды.


18
март, 2016 ел
җомга

52 елдан артык Наил Садыйков, үзенең хезмәт эшчәнлеген ашыгыч ярдәм санитары булып башлап, бертуктаусыз сәламәтлек саклавына хезмәт итә. Аксакалның тормыш тәҗрибәсе бүген дә таләп ителә. Һәр көнен Сәлах улы Наил элеккечә хезмәткә багышлый...

«ПҮ белән ӘБШХ» ДАССОның Әлмәт перинаталь үзәгендә соңгы өч ел эчендә ММЧ чакыру белән төрле мастер-классларны уздыру буенча эш көчәйде. Көньяк-көнчыгыш белгечләре өчен бала тудыру йортының операцион залында чираттагы мастер-классны КДМУның 1нче номерлы  акушерлык һәм гинекология кафедрасының мөдире, профессор  Альбир Хәсәнов 2016 елның 17 мартында уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International