Озакламый мәктәпкә яисә балалар бакчасына? Баланың сәламәтлеген тикшерергә вакыт!

2016 елның 17 августы, чәршәмбе

Тиздән яңа уку елы, һәм ата-аналарга нинди сәламәтлек белән бала мәктәпкә барачак, дип уйланырга вакыт.

Балалар бакчасына һәм мәктәпкә керү алдыннан баланы медицина тикшерүе –  РФ законнары җыелмасы белән (шул санда  «Яше җитмәгән балаларның, шул санда белем бирү оешмаларына керү вакытында һәм анда уку чорында, медицина тикшерүен узу тәртибе турында» дигән 21.12.2014 ел. 1346н номерлы РФ Сәламәтлек саклау министры боерыгы белән) регламентлаштырылган мәҗбүри процедура.

Балалар бакчасына яисә мәктәпкә керү вакытында түбәндәге тикшерүләрне узарга кирәк: глюкоза дәрәҗәсен билгеләү белән канның гомуми анализын, суалчаннар күкәйләренә тизәк анализын, энтеробиозга кырып алуны, шулай ук электрокардиографияне һәм невролог, хирург, стоматолог, офтальмолог, отоларинголог, психиатр, гинеколог тикшерүләрен узарга кирәк.

Медицина тикшерүен торак урыны буенча баланы күзәтүче дәвалау-профилактикалау оешмасында узарга була. Шәһәрнең балалар сырхауханәләре атнага 6 көн эшлиләр. Балалар сырхауханәсенә барганда мәҗбури медицина иминиятенең полисы һәм бала туу турында таныклык үзеңдә булырга тиеш.

Баланы белем бирү оешмасына урнаштыру мәсьәләсе буенча сырхауханәгә беренче мөрәҗәгать итү вакытында врач-педиатр физик күрсәткечләрне билгеләү уздырачак, шушы яшь өчен мәҗбүри прививкалар булуын тикшерәчәк,  кирәкле тикшеренүләргә юллама бирәчәк. Уздырыган тикшерүләр нәтиҗәсе буенча билгеләнгән үрнәк буенча медицина документациясе оформить ителәчәк.

Балалар бакчасына 5 көннән артык бармаучы бала шулай ук суалчаннар күкәйләренә һәм энтеробиозга тизәк  анализын алдан бирү белән сәламәтлек хәле турында табиб педиатрдан белешмә алырга тиеш.

Алдан ук медицина тикшерүен узу баланың яңа коллективка тыныч һәм шатлыклы керүне тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International